Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 102 мәкалә
  • Комарлы уеннар уйнау — гөнаһмы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Комарлы уеннар уйнау — гөнаһмы?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Комарлы уеннар
    Уяныгыз! 2015
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 102 мәкалә
Кеше үз лотерея билетын телевизорда күрсәтелгән лотерея нәтиҗәләре белән чагыштыра

Комарлы уеннар уйнау — гөнаһмы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмаларда комарлы уеннар турында бар нечкәлекләр әйтелмәсә дә, Изге Язмалардагы принциплар шуны күрсәтә: Аллаһы карашында комарлы уеннар уйнау — гөнаһ (Эфеслеләргә 5:17)a.

  • Комсызлык кешене комарлы уеннар уйнарга этәрә, ә Аллаһы бу сыйфатны нәфрәт итә (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; Эфеслеләргә 5:3, 5). Уйнаган кешеләр, башкалар җиңелер дип өметләнеп, акча отарга омтыла, ләкин Изге Язмаларда башкаларның милкенә нәфес сузу тыела (Чыгыш 20:17; Римлыларга 7:7; 13:9, 10).

  • Кеше хәтта аз акчага уйнаса да, бу аның йөрәгендә акчага яратуны үстерә ала. Андый ярату кешене харап итә (1 Тимутигә 6:9, 10).

  • Комарлы уеннар уйнаган кешеләр еш кына хорафатларга ышана һәм «Уңыш илаһына» өметләнә. Аллаһы исә андый ышануларны потка табыну дип саный; беркем дә бер үк вакытта Аллаһыга да, потларга да хезмәт итә алмый (Ишагыя 65:11).

  • Изге Язмалар безне бернәрсә дә эшләмичә акча алырга була дип өйрәтми, ә, киресенчә, тырышып эшләргә дәртләндерә (Вәгазьче 2:24; Эфеслеләргә 4:28). Бу киңәшне тоткан кешеләр «үзләре эшләп алганны ашый» ала (2 Тисалуникәлеләргә 3:10, 12).

  • Комарлы уеннар бездә урынлы булмаган ярышу рухын үстерә ала. Андый рух Изге Язмаларда хөкем ителә (Гәләтиялеләргә 5:26).

a Комарлы уеннар Изге Язмаларда, Рим гаскәриләре турында сүз барганда гына, искә алына. Гаскәриләр, Гайсәнең киемнәрен бүлешеп, җирәбә салган, асылда, бу комарлы уен булган (Маттай 27:35; Яхъя 19:23, 24).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу