Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 143 мәкалә
  • Тәмәке тарту гөнаһмы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тәмәке тарту гөнаһмы?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Изге Язмаларда күңел ачу максаты белән марихуана я башка төрле наркотикларның кулланылуы турында әйтеләме?
  • Аллаһы өчен мин тәмәке тартаммы, юкмы икәне мөһимме?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Аллаһы тәмәке тартуны хуплыймы?
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Авырлыкларга әзер булыгыз
    Уяныгыз! 2010
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 143 мәкалә
Сигарет тарту

Тәмәке тарту гөнаһмы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмаларда тәмәке тартуa һәм башка шундый начар гадәтләр искә алынмый. Шулай да Изге Язмалардан Аллаһының кеше сәламәтлегенә зыян китерүче андый пычрак гадәтләргә карашын белеп була: Ул тәмәке тартуны гөнаһ дип саный.

  • Тормышны кадерләү. «Аллаһы... һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә» (Рәсүлләр 17:24, 25). Тормыш — Аллаһының бүләге, шуңа күрә без тәмәке тартып гомеребезне кыскартырга тиеш түгел. Тәмәке тарту вакытсыз үлемнең төп сәбәпләренең берсе булып тора.

  • Якыныңны ярату. «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (Маттай 22:39). Кешеләр арасында булганда тәмәке тарту ярату билгесе түгел. Тәмәке төтенен сулаучы кешенең тәмәке тартучылар еш кына авырган авырулар белән авырып китү ихтималы күпкә күбрәк була.

  • Изгелек саклау. «Үз тәннәрегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп бирегез» (Римлыларга 12:1). «Тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк һәм, Аллаһыдан куркуыбызны күрсәтеп, изгелегебезне камилләштерик» (2 Көринтлеләргә 7:1). Тәмәке тарту кеше өчен табигый нәрсә түгел, һәм бу гадәтне изге, ягъни саф дип атап булмый. Тәмәке тартучы организмга белә торып токсинар кертә һәм, шулай итеп, сәламәтлегенә зур зыян китерә.

Изге Язмаларда күңел ачу максаты белән марихуана я башка төрле наркотикларның кулланылуы турында әйтеләме?

Изге Язмаларда марихуана да, башка наркотиклар да искә алынмый. Әмма анда язылганнардан андый зыянлы матдәләрне кулланудан читтә торырга кирәк дигән нәтиҗә ясап була. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, биредәге принципларны да исәпкә алу мөһим:

  • Акылга хуҗа булу. «Аллаһың Йәһвәне... бөтен акылың белән ярат» (Маттай 22:37, 38). «Бар нәрсәдә аек фикерле булыгыз» (1 Петер 1:13). Наркотиклар кулланучы аек фикер йөреп, акылына хуҗа була алмый. Кызганыч, күпләр наркотик кулланырга ияләшә. Файдалы уйлар турында уйлар урынына, алар гел наркотик сату һәм куллану турында уйлый (Филипиялеләргә 4:8).

  • Дәүләт законнарына буйсыну. «Хөкүмәтләргә һәм хакимиятләргә буйсынсыннар» (Титуска 3:1). Күп илләрдә наркотиклар куллану тыела. Аллаһының күңелен табарга теләсәк, безгә дәүләткә буйсынырга кирәк (Римлыларга 13:1).

Тәмәке һәм сәламәтлек

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының мәгълүматлары буенча, тәмәке тарту аркасында ел саен якынча 6 миллион кеше вафат була: шуның 600000 е тәмәке төтенен сулаудан үлә. Кеше үзе тәмәке тартамы, тәмәке төтенен сулый гынамы, тәмәке сәламәтлеккә зыян китерә.

Рак. Тәмәке төтене составында 50 дән артык канцероген химик матдә бар. «Британника энциклопедиясе»ндә «үпкә рагыннан интегүчеләрнең 90 проценты — тәмәке тартучылар» диелә. Тәмәке тарту аркасында кешенең үпкәсе генә түгел, ә башка әгъзалары да зыян күрә; кешегә ирен, сулыш юллары, үңәч, тел, бугаз, бөер, ашказаны һәм сидек куыгы рагы белән авыру куркынычы яный.

Сулыш органнары авырулары. Тәмәке тартучы кешенең пневмония һәм грипп кебек сулыш органнары авырулары белән авыру куркынычы тәмәке тартмаучыга караганда берничә тапкырга югары. Тәмәке төтенен ирексез рәвештә сулаучы балалар ешрак астма, хроник ютәл, сулыш алу юллары дисфункциясеннән иза чигә.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары. Тәмәке тарту йөрәк өянәге белән авыру куркынычын арттыра. Тәмәке төтененең составындагы агулы газ үпкәгә кергәч, бик тиз кан тамырларына сеңә һәм аларны углекислота белән тәэмин итә. Нәтиҗәдә кислород җитми башлый, йөрәк организмны кислород белән туендырырга тырыша һәм шуңа күрә актив эшли.

Йөкле хатыннарга зыян. Хатын-кыз йөкле булуы вакытында тәмәке тартса, аның вакытыннан элек бала табуы, сабыйның авырлыгы нормадан түбәнрәк булуы һәм тумыштан берәр кимчелеге булуы, мәсәлән, куян ирене барлыкка килүе бар. Андый сабыйларның шулай ук сулыш органнары авыруларыннан интегүләре һәм хәтта кинәт үлеп китүе ихтимал.

a Тәмәке тарту турында әйткәндә, мәкаләдә тәмәке, сигара, трубка төтенен аңлы рәвештә эчкә алуны я кальян тартуны күздә тотыла. Әмма аста китерелгән принциплар тәмәке чәйнәү, иснәү, никотинлы электрон сигаретлар тарту һәм моңа охшаш башка нәрсә эшләүгә дә кагыла.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу