Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 152 мәкалә
  • Изге Язмаларда ярсу турында нәрсә әйтелә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмаларда ярсу турында нәрсә әйтелә?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Ярсу бөтенләй дөрес түгелме?
  • Кайчан ачу зыянлы?
  • Ярсуны ничек тыярга?
  • Эмоциональ сәламәтлек
    Уяныгыз! 2019
  • «Акыллы кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер»
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Ачуны ничек тыя белергә
    Гаилә өчен ярдәм
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 152 мәкалә
Йодрык

Изге Язмаларда ярсу турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмалар буенча, тиз кызып китүчән кеше үзе дә зыян күрә, башкаларга да зыян китерә (Гыйбрәтле сүзләр 29:22). Кайчак ачуланыр өчен сәбәпләр булса да, Изге Язмаларда ачу тотучылар котылу алмаячак дип әйтелә (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Изге Язмалардагы принциплар кешегә ярсуны тыярга булыша.

  • Ярсу бөтенләй дөрес түгелме?

  • Кайчан ачу зыянлы?

  • Ярсуны ничек тыярга?

  • Ярсуга кагылышлы Изге Язмалардан өзекләр

Ярсу бөтенләй дөрес түгелме?

Юк. Кайчак ачуланыр өчен сәбәпләр бар. Мәсәлән, тугры Никами үз имандашларының җәберләнгәннәрен күргәч, аның «бик ачуы килгән» (Никами 5:6).

Вакыт-вакыт Аллаһы ярсып китә. Мәсәлән, аның халкы борынгы заманда килешүләрен бозгач һәм аңа гыйбадәт кылудан туктап, ялган илаһларга табына башлагач, «Йәһвәнең Исраилгә ачуы кабынган» (Хакимнәр 2:13, 14). Шулай булса да, ярсу Йәһвә Аллаһының холкына хас түгел. Аллаһы һич сәбәпсез ярсымый, ул үз хисләрен тыя белә (Чыгыш 34:6; Ишагыя 48:9).

Кайчан ачу зыянлы?

Ачулы хисләрне тыймау һәм бер сәбәпсез ярсу зыялы. Ачу турында әйткәндә, бу камилсез кешеләргә хас. Мисаллар:

  • Аллаһы Кабилнең корбанын кире каккач, тегенең «ачуы чыккан». Кабил ачуыннан җенләнеп киткән һәм үз абыйсын үтергән (Яратылыш 4:3—8).

  • Аллаһы нинәвәлеләргә шәфкатьлелек күрсәткәч, Юныс пәйгамбәрнең «ачуы чыккан». Аллаһы Юнысның фикер йөртүен төзәткән: Юнысның «ачулы булырга сәбәбе» булмаган, ул гөнаһларыннан үкенгән нинәвәлеләрне кызганырга тиеш булган (Юныс 3:10—4:1, 4, 11)a.

Шушы мисаллардан күренгәнчә, «ярсыган кеше» камилсезлеге аркасында «Аллаһы теләгән гаделлек буенча эш итми» (Ягъкуб 1:20).

Ярсуны ничек тыярга?

  • Ярсуны тыймау куркынычын таны. Кайберәүләр ярсуны яудыру көчле як дип уйлый. Чынлыкта ярсуны тыя белмәү — җитди кимчелек. «Үз-үзен кулда тота алмаган кеше — җимерек стеналы бер шәһәр ул» (Гыйбрәтле сүзләр 25:28; 29:11). Ачулы хисләрне тыя белсәк, без көчле булуыбызны һәм үткен акыллы булуыбызны күрсәтәбез (Гыйбрәтле сүзләр 14:29). Изге Язмаларда: «Ярсырга ашыкмаган кеше көчле кешедән... яхшырак»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 16:32).

  • Үкенерлек берәр нәрсә эшләгәнче, ярсуыңны тыя бел. Зәбур 37:8 дә: «Ачуыңны ташла, ярсуыңны калдыр, Күңелсезләнеп китмә һәм яманлык кылырга керешмә»,— дип язылган. Игътибар ит, ярсып киткәч, без нәрсә эшлисе икәнен үзебез сайлыйбыз: яманлык кылганчы ачулы хисләребезне тыеп калыйк. Эфеслеләргә 4:26 да язылганча, «ярсысак та, гөнаһ кылмыйк».

  • Хәлеңнән килсә, ачуың кабара башлаганда үзеңне туктатырга тырыш. «Ызгышның башлануы суга юл ачу кебек,— дип әйтелә Изге Язмаларда.— Талаш купканчы, аннан китәргә тырыш» (Гыйбрәтле сүзләр 17:14). Каршылыкларны тизрәк җайга салу акыллы булса да, сиңа да, башка кешегә дә башта суынырга, ә аннары тыныч кына фикер алышырга кирәк.

  • Фактлар җый. «Төшенә белү кешенең ачуын баса» (Гыйбрәтле сүзләр 19:11). Берәр нәтиҗәгә килер алдыннан, фактлар җый. Мәсьәләнең һәр ягын игътибар белән тыңласак, без бер сәбәпсез ярсымабыз (Ягъкуб 1:19).

  • Догада җан тынычлыгы сора. Дога кылсаң, «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгына» ия булырсың (Филипиялеләргә 4:7). Дога кылу Аллаһының изге рухына ия булу дигән сүз, аның ярдәмендә без тынычлык, сабырлык һәм тотнаклылыкка ия булырбыз (Лүк 11:13; Гәләтиялеләргә 5:22, 23).

  • Кем белән аралашканыңа кара. Кем белән аралашабыз — шундый кешегә охшаш булабыз (Гыйбрәтле сүзләр 13:20; 1 Көринтлеләргә 15:33). Шул сәбәпле Изге Язмаларда кисәтү бирелә: «Тиз кызып китүчән кеше белән дуслашма, ярсучан кеше белән дә аралашма». Сәбәбе нәрсәдә? «Югыйсә аның юлларына өйрәнеп, җаныңны тозакка төшерерсең» (Гыйбрәтле сүзләр 22:24, 25).

Ярсуга кагылышлы Изге Язмалардан өзекләр

Гыйбрәтле сүзләр 16:32: «Ярсырга ашыкмаган кеше көчле кешедән... яхшырак».

Мәгънәсе: ачуны тота белү — көчле як.

Гыйбрәтле сүзләр 17:14: «Ызгышның башлануы суга юл ачу кебек. Талаш купканчы, аннан китәргә тырыш».

Мәгънәсе: кызып китә башласаң, китеп бар.

Гыйбрәтле сүзләр 19:11: «Төшенә белү кешенең ачуын баса».

Мәгънәсе: бар якларны исәпкә алу сиңа ачуыңны тыярга булышыр. Берәр нәтиҗә ясар алдыннан, фактлар җый.

Гыйбрәтле сүзләр 22:24, 25: «Тиз кызып китүчән кеше белән дуслашма, ярсучан кеше белән дә аралашма. Югыйсә аның юлларына өйрәнерсең».

Мәгънәсе: тиз ярсып китүчән кешеләр белән дуслашсак, үзебез дә тиз ярсып китүчән булырбыз.

Гыйбрәтле сүзләр 29:11: «Ахмак кеше бөтен хисләрен тышка чыгара».

Мәгънәсе: хисләребез безгә хуҗа булмасын, аларны тыя белик.

Гәләтиялеләргә 5:22, 23: «Рух җимеше — мәхәббәт, шатлык, тынычлык, түземлек, игелек, яхшылык, иман, юашлык, тотнаклылык».

Мәгънәсе: Аллаһының изге рухы, ягъни көче безгә ачулы хисләрне басарлык сыйфатлар үстерергә булыша ала.

Эфеслеләргә 4:26: «Ярсысагыз да, гөнаһ кылмагыз».

Мәгънәсе: ярсымыйча яши алмасак та, ачулы хисләрне тыю мөмкин.

Ягъкуб 1:19: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә һәм ярсырга исә ашыкмасын».

Мәгънәсе: игътибар белән тыңлый белсәк, үз-үзебезне кулда тота белербез.

a Күрәсең, Юныс фикер йөртүен үзгәрткән һәм суынган, чөнки Аллаһы аны Изге Язмаларның бер китабын — Юныс китабын язар өчен кулланган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу