Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 80 мәкалә
  • Әти-әниемнең ышанычын ничек яуларга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Әти-әниемнең ышанычын ничек яуларга?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нәрсә белү мөһим
  • Нәрсә эшләп була
  • 10. Ышанычлылык
    Уяныгыз! 2018
  • Ни өчен әти-әнием яшьтәшләрем белән күңел ачарга җибәрми?
    Яшьләрнең сораулары
  • Ышаныч булмаса, бәхет юк
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Әти-әнием урнаштырган кагыйдәләр турында ничек сөйләшергә?
    Яшьләрнең сораулары
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 80 мәкалә
Яшүсмер кыз әти-әнисеннән дуслары белән кич үткәрергә рөхсәт сорый

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Әти-әниемнең ышанычын ничек яуларга?

  • Нәрсә белү мөһим

  • Нәрсә эшләп була

  • Яшьтәшләрең сөйли

Нәрсә белү мөһим

Ышанычка лаек булсаң, сиңа ышану авыр булмас. Әти-әниеңнең кушканнарын үтәү бурыч түләү белән чагыштырып була. Син әти-әниеңне тыңларга бурычлы. «Бурычыңны» түләгән саен, сиңа ышаныч арта бара, һәм сиңа күбрәк «кредит» (яки ирек) бирелә барыр. Ләкин ышанычка лаек булмасаң, «ышаныч кредиты» кими барганына гаҗәпләнмә.

Әти-әниеңнең ышанычын яулар өчен вакыт кирәк. Әти-әниеңнең үзеңә күбрәк ирек бирүләрен теләсәң, үзеңнең җаваплы кеше булуыңны исбатла.

ТОРМЫШТАН АЛЫНГАН МИСАЛ. «Яшүсмер чагымда мин әти-әниемнең таләпләрен шик астына куймый идем. Әмма аларны тыңлар урынына мин ничек теләдем, шулай яшәдем һәм моны әти-әниемнән яшердем. Шуңа күрә әти-әниемә миңа ышану авыр иде. Берникадәр вакыт узгач, мин шуны аңладым: әти-әниемнең үземә күбрәк ирек бирүләрен теләсәм, алардан бернәрсәне дә яшерергә тиеш түгелмен. Сиңа ышаныч булсын өчен, ышанычка лаек кеше булу мөһим (Крейг).

Нәрсә эшләп була

Авыр булса да, намуслы бул. Һәр кеше хаталар ясый. Син дә хата кылдың икән, әти-әниеңә ялган сөйләү (яки дөреслекне яшерү) дөрес булмас иде. Югыйсә, аларның сиңа ышанмый башлаулары бар. Аларга «хата кылдым» дип барысын да намуслы сөйләп бирсәң, алар: «Кызыбыз (я улыбыз) үсеп җиткән. Гаебен таный белә»,— дигән нәтиҗәгә килер. Ә андый кеше ышанычка лаек.

«Хаталар кылуың түгел, ә аларны яшерүең зыянлы. Нәтиҗәдә, синең ышанычны югалтуың бар» (Анна).

Изге Язмаларда: «Без... үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез»,— диелә (Еврейләргә 13:18).

  • Уйлап кара: әти-әниең синнән: «Кая барасың? Анда нәрсә эшләрсең?» — дип сораганда, син аларга барысын да сөйлисеңме яисә нәрсәнедер әйтмичә каласыңмы? Әти-әниең синнән: «Кайларда булдың? Ниләр кылдың?» — дип сораганда, алардан бернәрсә дә яшермисеңме?

Җаваплы бул. Әти-әниеңнең таләпләренә буйсын. Өйдәге вазифаларыңны теләп башкар. Эшне озакка сузма. Дәресләреңне вакытында яса. Өйгә вакытында кайт.

«Әти-әниең сиңа дуслар белән кич үткәрергә ризалык бирсә, өйгә соң кайтма. Кичке тугызда кайтырга куштылар икән, унберенче яртыга кадәр дусларың белән утырма. Югыйсә, киләсе тапкыр сине җибәрмәүләре бар» (Райан).

Изге Язмаларда: «Һәркем бит үз җаваплылык йөген үзе йөртәчәк»,— диелә (Гәләтиялеләргә 6:5, искәрмә).

  • Уйлап кара: син нинди абруйга ия? Син соңга калмыйсыңмы? Өйдәге вазифаларыңны ярты-йорты башкармыйсыңмы? Таләпләргә, ошап бетмәсә дә, буйсынасыңмы?

Сабыр бул. Әти-әниеңнең ышанычын югалтсаң, аны яңабаштан яулап алу җиңел булмаячак. Шуңа күрә сабыр бул.

«Билгеле бер яшькә җиткәч, әти-әнием миңа күбрәк җаваплылык бирер дип уйлаган идем. Әмма алай килеп чыкмады, һәм мин бик күңелсезләндем. Үсеп җитү һәм җитлегү ике төрле нәрсә ул. Мин әти-әниемә ышанычка лаек кеше булуымны исбатларга тырыштым. Күпмедер вакыт көтәргә туры килсә дә, мин үз максатыма ирештем. Билгеле бер яшькә җитү түгел, ә билгеле эшләр кылу сине ышанычлы кеше итә» (Рейчел).

Изге Язмаларда: «Нинди кеше икәнегезне белер өчен үзегезне сынап торыгыз»,— диелә (2 Көринтлеләргә 13:5).

  • Уйлап кара: әти-әниеңнең ышанычын яулап алыр өчен, син нәрсә эшли аласың? Шуннан «нинди кеше икәне» беленер.

КИҢӘШ. Эшне озакка сузмаска, өйдәге вазифаларыңны җиренә җиткереп башкарырга, өйгә соң кайтмаска өйрән. Бу синең максатың булсын. Әти-әниеңә нинди максат куйганыңны әйт һәм алардан бу максатка ирешергә ярдәм итә алган киңәшләр сора. Шуннан соң, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «үткәндәге яшәү рәвешең буенча эш итүче... элекке шәхесеңнән арын» (Эфеслеләргә 4:22). Берникадәр вакыттан соң әти-әниең уңышларыңны күрә барачак!

Яшьтәшләрең сөйли

Фиби

«Шуны онытмау мөһим: әти-әниең сиңа биргән ирекнең чикләре бар. Әти-әниеңнән бернәрсәне дә яшермә. Аларга синең кылганнарың ошап бетмәскә мөмкин, ләкин бәхәсләшмә. Акыллылык күрсәтеп эш итсәң, аларның сиңа күбрәк ирек бирүләре бар» (Фиби).

Кайл

«Ышанычны яуларга кирәк. Сиңа ышанмыйлар икән, димәк, моңа сәбәп бар. Ышаналар икән, димәк, син аларның ышанычын яулап алгансың. „Мин аларны мәҗбүр иттем“,— дип уйлама. Алар син акыллылык белән эш итәрсең дип ышана» (Кайл).

Кортлан

«Әти-әниеңә һәрвакыт дөресен сөйлә. Аларны сораулар өстенә сораулар яудырырга мәҗбүр итмә. Бар булган хәлләрне сөйлә. Бернәрсәне дә яшермәсәң, алар сиңа күбрәк ышаначак» (Кортлан).

Рейчел

«Инициативалы бул. Әти-әниеңнең кушканнарын көтмә, өйдәге вазифаларыңа вакытында тотын. Күбрәкне эшләргә тәвәккәл бул. Өйгә иртәрәк кайт. Әти-әниеңнең ышанычын яулар өчен иң яхшы юл — үзеңнең ышанычка лаек булуыңны эшләр белән күрсәтү» (Рейчел).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу