Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 160 мәкалә
  • Ни өчен Гайсә Аллаһы Улы дип атала?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен Гайсә Аллаһы Улы дип атала?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Гайсә җиргә килгәнче күктә яшәгәнме?
  • Җиргә килгәнче, Гайсә нәрсә эшләгән?
  • Изге Язмалар нигезендә җаваплар
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Кем ул Гайсә Мәсих?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Гайсә Мәсих кем ул?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Гайсә Мәсих кем ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 160 мәкалә
Гайсә күктәге Атасына дога кыла

Ни өчен Гайсә Аллаһы Улы дип атала?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмаларда Гайсә турында еш кына «Аллаһы Улы» дип әйтелә (Яхъя 1:49). «Аллаһы Улы» дигән сүзтезмә шуны күрсәтә: Аллаһы бар нәрсәне, шул исәптән Гайсәне дә, барлыкка китергән һәм һәркемгә тормыш биргән (Зәбур 36:9; Ачылыш 4:11). Ләкин Изге Язмалар Аллаһы кешеләр кебек туры мәгънәдә балалар тудыра дип өйрәтми.

Изге Язмаларда фәрештәләр дә «Аллаһының уллары» дип атала (Әюп 1:6). Шулай ук беренче кеше Адәм турында да «Аллаһының улы» диелә (Лүк 3:38). Ләкин, Йәһвә Гайсәне иң беренче итеп һәм үзе генә барлыкка китергәнгә, Изге Язмаларда Гайсә Аллаһының иң мөһим Улы итеп тасвирлана.

  • Гайсә җиргә килгәнче күктә яшәгәнме?

  • Җиргә килгәнче, Гайсә нәрсә эшләгән?

Гайсә җиргә килгәнче күктә яшәгәнме?

Әйе. Җирдә кеше булып туганчы, Гайсә күктә рухи шәхес булган. Ул үзе турында: «Мин... күктән иңдем»,— дип әйткән (Яхъя 6:38; 8:23).

Аллаһы Гайсәне иң беренче итеп барлыкка китергән. Изге Язмаларда Гайсә турында болай дип әйтелә:

  • «Ул... яратылганнарның беренчесе» (Көләсәйлеләргә 1:15).

  • Ул — «Аллаһының иң беренче итеп яраткан заты» (Ачылыш 3:14).

Гайсәдә «чыгышы буенча борынгы заманнардан, элекке көннәрдән» булган зат турындагы пәйгамбәрлек үтәлгән (Микай 5:2; Маттай 2:4—6).

Җиргә килгәнче, Гайсә нәрсә эшләгән?

Аның күктә югары дәрәҗәсе булган. Гайсә, дога кылганда, моның турында болай дип әйткән: «Әти, мине данла... дөнья яратылганга кадәр синең яныңда булган даныма ия булырга рөхсәт ит» (Яхъя 17:5).

Ул үз Атасына бар нәрсәне барлыкка китерергә ярдәм иткән. Гайсә Аллаһы янында «оста һөнәрче» булган (Гыйбрәтле сүзләр 8:30). Гайсә турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Күктәге һәм җирдәге... һәммәсе... аның аркылы яратылган» (Көләсәйлеләргә 1:16).

Аллаһы, Гайсәне кулланып, бар нәрсәне — бар рухи затларны һәм бөтен Галәмне барлыкка китергән (Ачылыш 5:11). Йәһвә Гайсә белән, архитектор төзүче белән кебек, хезмәттәшлек иткән. Архитектор проект уйлап чыгара, ә төзүче бу проектны тормышка ашыра.

Ул Сүз булып хезмәт иткән. Изге Язмаларда, Гайсәнең кеше булып туганчыга кадәрге тормышы турында әйткәндә, ул «Сүз» дип атала (Яхъя 1:1). Күрәсең, Аллаһы, башка рухи затларга күрсәтмәләр бирер өчен, үз Улын кулланган.

Гайсә, мөгаен, кешеләр өчен дә Аллаһының Хәбәрчесе булган. Гадән бакчасында Адәм белән Хаувага күрсәтмәләр биргәндә, Аллаһы Гайсәне Сүз буларак куллангандыр (Яратылыш 2:16, 17). Бәлкем, борынгы исраиллеләрне чүл аша алып барган фәрештә дә Гайсә булган һәм аның тавышына алар буйсынырга тиеш булган (Чыгыш 23:20—23)a.

a Аллаһы, кешеләр белән сөйләшер өчен, башка фәрештәләрне дә кулланган. Мәсәлән, борынгы исраиллеләргә үз Канунын җиткерер өчен, ул үзенең беренче Угылын түгел, ә башка фәрештәләрне кулланган (Рәсүлләр 7:53; Гәләтиялеләргә 3:19; Еврейләргә 2:2, 3).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу