Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwwd 28 мәкалә
  • Томшыклы китның чуму сәләте

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Томшыклы китның чуму сәләте
  • Иҗади эшләр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гринданың үзеннән-үзе чистарына торган тиресе
    Иҗади эшләр
  • Кислород ташучы күзәнәк
    Иҗади эшләр
Иҗади эшләр
ijwwd 28 мәкалә

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Кювьеның томшыклы киты.

BluePlanetArchive/Whale Watch Azores

Томшыклы китның чуму сәләте

Томшыклы кит (Ziphius cavirostris), ягъни Кювьеның томшыклы киты, 2 992 метр тирәнлеккә чума ала. Анда су басымы 30 300 килопаскаль тәшкил итә. Бу кит шулай ук су астында озак вакыт кала ала. Бер очракта ул су астында 3 сәгать 42 минут калган булган. Бу китларга сулар өчен һава кирәк. Ничек соң алар шундый зур басым астында кислородсыз кала ала?

Рәсемдә дүрт диңгез имезүче һәм алар чума алган тирәнлек күрсәтелгән. 1. Калифорния диңгез арысланы: 270 метр. 2. Кашалот: 2 250 метр. 3. Төньякта яшәүче китның бер төре: 2 340 метр. 4. Кювьеның томшыклы киты: 2 990 метр.

Бу кит диңгез имезүчеләре санына керә. Андый хайваннарның, суга чумганда, күкрәк читлеге кысыла, ә үпкәләре эшләми башлый. Диңгез имезүчеләренең йөрәк тибеше кискен кимегәч, кан агымы башкарак йөри башлый. Ул тәннең башка өлешләреннән күбрәк баш миенә, йөрәккә һәм мускулларга юнәлә. Нәтиҗәдә, кит азрак кислород куллана.

Өстәвенә, диңгез имезүчеләре үз мускулларында кислород саклый ала. Алар моны миоглобин дип аталган аксым ярдәмендә эшли. Китлар тирәнгә чумганда, миоглобин, кирәк булганда, организмны кислород белән тәэмин итә ала. Аларның мускулларындагы миоглобин күләме кеше һәм җирдә яшәүче хайваннарның мускулларындагы миоглобинга караганда күпкә күбрәк.

Шулай да, бер галим китның бу төре турында мондый нәтиҗәгә килгән: «Алар бик тирәнгә чумалар. Хайваннар тәненең төзелешен исәпкә алсак, алар андый тирәнлеккә чумарга тиеш түгел, алар су астында да ул кадәр озак калырга тиеш түгел». Галимнәр, бу китларның чуму сәләтен аңлар өчен, көч куя, чөнки бу табибларга үпкә белән проблемаларны хәл итәргә булыша алачак.

Сез ничек уйлыйсыз? Бу китның тирәнгә чуму сәләте эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу