Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwwd 32 мәкалә
  • Зур күзле тавыкның оясы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Зур күзле тавыкның оясы
  • Иҗади эшләр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Минем сүзләремне тотыгыз»
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Сөйләшүне уңышлы итеп башла
    Безнең изге хезмәтебез 2012
Иҗади эшләр
ijwwd 32 мәкалә
Зур күзле тавык.

Albert Wright/iStock via Getty Images

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Зур күзле тавыкның оясы

Австралиянең көньягында зур күзле тавык дип аталган кош яши. Бу кош ел буена көндез дә, төнлә дә үз оясында якынча 34 градус температураны тота. Ничек ул моны эшли?

Кыш килгәч, бу кошлар, оясын ясар өчен, чокыр казый. Бу чокырның тирәнлеге якынча 1 метр, ә диаметры — якынча 3 метр. Әтәч аны яфраклар, үләннәр һәм төрле чыбык-чабыклар белән тутыра. Кышкы яңгырлар, явып, чокырдагы бу өемне юешләткәч, тавык анда йомыркаларын сала башлый һәм аларны күмеп куя. Аннан соң әтәч оясын туфрак белән каплый. Берникадәр вакыт үткәч, туфрак астында калган «компост» чери һәм аннан җылы килә башлый. Шулай итеп йомыркалар инкубаторда яткандай ята.

Зур күзле тавык дип аталган ике кош һәм аларның оясы күрсәтелгән.  А. Өч йомырка ята. Ә. Бу йомырка — җылыны чыгара торган «компостта». Б. Әтәч үз оясы өстенә туфрак сала. В. Әтәч, туфракны тәпиләре белән күчереп, оясын каплый; аның янында икенче кош тора.

Әтәч йомыркалар турында кайгырта (А). Моның өчен ул кояш җылылыгын һәм «компост» җылылыгын куллана ала (Ә). Оя өстенә туфракны салып я, киресенчә, аның күләмен киметеп, әтәч оясында күп айлар дәвамында 34 градус температураны саклый (Б). Әтәч туфракны үз тәпиләре белән тегендә-монда күчерә (В).

Сентябрьдән алып февральга кадәр зур күзле тавык йомырка санын 35 кә кадәр җиткерергә мөмкинa. Ана кош яңа йомырканы салырга әзер булгач, әтәч оясын казып ача һәм тавык йомыркасын анда сала. Аннан соң әтәч оясын шунда ук кире туфрак белән каплый.

Оясының температурасын тикшерер өчен, ата кош вакыт-вакыт үз томшыгын туфракка тыгып ала. Ел фасылына карап, кошлар туфракны өсти я, киресенчә, алып куя.

  • Яз көне ояда чиктән тыш җылы булып киткәч, әтәч, температураны төшерер өчен, оядагы җылы туфракны салкынрак туфрак белән алмаштыра.

  • Җәй буе әтәч, йомыркаларны кояшның кызуыннан саклар өчен, оясы өстенә күбрәк туфрак өсти. Төнлә оя өстендәге туфрак суына, шуңа күрә әтәч иртән кояш чыгу белән аны җылырак туфрак белән алмаштыра.

  • Көз көне, «компост» инде җылыны чыгармый башлагач, әтәч анда булган күпчелек туфракны алып куя. Нәтиҗәдә, көндезге кояш ояны да, алып куелган туфракны да җылыта. Соңрак әтәч бу туфрак белән ояны кабат каплый.

Көн саен әтәч 5 сәгать чамасы эшли. Бу вакытта ул якынча 850 килограмм туфракны тегендә-монда күчерә. Кирәкле температураны саклаудан тыш, моның тагын бер уңай ягы бар: җир йомшара. Шуңа күрә чебиләр, йомыркадан чыккач, туфрак катламыннан җиңел генә чыга ала.

Зур күзле тавыкның үз оясы турында ничек кайгыртканын карагыз

Сез ничек уйлыйсыз? Бу кошларның үз оясында кирәкле температураны тоту сәләте эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә бу — Аллаһының иҗади эшеме?

a Беренче чеби чыкканнан соң соңгы чебинең чыгуына кадәр 7-8 атна үтәргә мөмкин, шуңа күрә әтәч ояны апрельгә кадәр карый

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу