ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА
Ирмия 33:3: «Чакыр мине, һәм мин җавап бирермен»
«Чакыр мине, һәм мин җавап бирермен, сиңа мәгълүм булмаган бөек һәм акылга сыймаслык нәрсәләрне теләп сөйләрмен» (Ирмия 33:3, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).
«Миңа мөрәҗәгать ит – һәм Мин сиңа җавап бирермен, син белмәгән бөек вә яшерен нәрсәләрне сөйләрмен» (Ирмия 33:3, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).
Ирмия 33:3 нең мәгънәсе
Бу сүзләрне әйтеп Аллаһы кешеләрне үзенә дога кылырга чакыра. Шул чакыруны ишетүчеләр аны кабул итсәләр һәм Аллаһыга дога кылсалар, ул аларга киләчәктә булачак вакыйгаларны ачачак.
«Чакыр мине, һәм мин җавап бирермен». «Чакыр мине» дигән сүзләр Аллаһы исемен чакыру я аны кычкырып әйтү дигәнне генә аңлатмый. Бу сүзләр аның ярдәмен эзләү һәм аңардан җитәкчелек сорау дигәнне дә аңлата (Зәбур 4:1; Ирмия 29:12).
Бу сүзләр, күрәсең, борынгы Исраил халкына әйтелгән булган. Алар Аллаһыдан читкә борылган һәм аларга Бабыл гаскәрләре һөҗүм иткән (Ирмия 32:1, 2). Йәһвәa Исраил халкын үзенә дога кылырга һәм шулай итеп үзенә кайтырга чакырган.
«Сиңа мәгълүм булмаган бөек һәм акылга сыймаслык нәрсәләрне теләп сөйләрмен». Аллаһы «акылга сыймаслык нәрсәләрне» сөйләргә вәгъдә итә. Алар акылга сыймаслык, чөнки кешеләр моны үз көчләре белән генә аңлый алмый. «Акылга сыймаслык нәрсәләр» башка тәрҗемәдә «яшерен нәрсәләр» дип тә тәрҗемә ителгән.
Аллаһы нинди «яшерен нәрсәләрне» сөйләргә җыенган? Ул киләчәк турында сөйләргә теләгән. Ул борынгы Иерусалимның җимерелүе һәм тар-мар ителүе турында, шулай ук соңыннан аның кире торгызылачагы турында сөйләргә теләгән (Ирмия 30:1–3; 33:4, 7, 8). Аллаһы мондый вәгъдә дә биргән: аның хезмәтчеләре, халык буларак, юкка чыкмаячак (Ирмия 32:36–38).
Ирмия 33:3 нең контексты
Бу хәбәрне Йәһвәдән Ирмия пәйгамбәр б. э.к. 608 елда алган булган. Ул вакытта Сидкыя патша идарә иткән. Аның идарә итүенең 10 елы барган. Ирмия тиздән Иерусалим җимерелгән булачак һәм Сидкыяне әсирлеккә алып китәчәкләр дип пәйгамбәрлек иткән. Патшага бу хәбәр ошамаган һәм ул Ирмияне сак астына алырга кушкан (Ирмия 32:1–5; 33:1; 37:21).
Шул вакытта Аллаһы Ирмия 33:3 тә язылган чакыру белән мөрәҗәгать иткән. Ләкин Сидкыя патша да, халыкның күпчелеге дә Аллаһы чакыруын кабул итмәгән һәм тугрылыксыз булып калган (Ирмия 7:26; 25:4). Алар Аллаһыны чакырмаган, аңардан җитәкчелек сорамаган. Бер ел узганнан соң Сидкыяне тәхеттән төшергәннәр һәм Иерусалим җимерелгән булган. Исән калган халыкның күпчелеген Бабылга әсирлеккә алып киткәннәр (Ирмия 39:1–7).
Әгәр без Аллаһының Сүзен, Изге Язмаларны, дога кылып өйрәнсәк Аллаһы безне үз «ихтыяры турында төгәл белем белән сугарачак» һәм үз «зирәклегенең тирәнлекләрен» ачачак (Көләсәйлеләргә 1:9; 1 Көринтлеләргә 2:10). Моны без Ирмия 33:3 тә язылган сүзләрдән күрәбез. Аллаһы «зирәклегенең тирәнлекләре» санына аның киләчәктә башкарачак эшләре турындагы вәгъдәләре дә керә (Ачылыш 21:3, 4).
Ирмия язган китап турындагы кыска видеороликны карагыз.
a Йәһвә – Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.