ГЕОРГИЙ ПОРЧУЛЯН | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Йәһвәгә карата ярату миңа таяныч булып торды
Мине кырыс климатлы Магадан якларына, эш лагерена җибәрделәр. Миңа ул вакытта нибары 23 яшь кенә иде, ә Йәһвә Шаһите буларак, суга чумдырылуымнан 1 ел гына үткән иде. Мин еш кына уйламыйча эш итә идем, мәсихче юлыннан да әле генә йөри башлаган идем, шуңа күрә беренче вәгаземне тыңлаган тоткын белән чак кына сугышмый калдык.
Ләкин ни өчен мин, коммунистлар партиясен калдырып, хөкүмәт дошманы дип саналган дини төркем әгъзасы булып киттем? Эш лагеренда һәм сөргенлектә булганда ничек Йәһвәнең яратуы һәм өйрәтүе мине яхшы якка үзгәртте?
Гаделлек һәм җан тынычлыгы эзлим
Мин 1930 елда, Табань исемле ярлы бер авылда туганмын. Ул хәзерге Молдавия иленең төньяк өлешендә урнашкан. Алты бала турында кайгыртыр өчен әти-әнием тырышып колхозда эшләде. Шулай да ярлы яшәдек. Әнием правословие динен тотты, ә әтием католик иде. Аларруханиларның намуссыз тәртипләре турында еш сөйләшә иде.
18 яшемдә, мәктәпне тәмамлагач, коммунистларның тәгълиматларын тарата торган комсомол әгъзасы булдым. Бу оешма булачак коммунистларны әзерли иде. Тиздән мине комсомол сәркатибе итеп сайладылар. Бер-береңне бертигез күрү, үзеңне гадел һәм кардәшләрчә тоту кебек нәрсәләр миңа бик ошый иде, әмма тирә якта гаделсезлек күрә идем, кешеләр бер-берсен сата иде. Мин бернәрсә үзгәртә алмый идем.
Актив комсомол әгъзасы буларак, мин Советлар Союзыa чыгарган һәр әмерне үтәп тордым һәм хөкүмәтның чиркәүләрне, дини оешмаларны юк итүендә катнаштым. Авылыбызда берничә Йәһвә Шаһите бар иде. Алар намуслы һәм тынычлык яратучылар булса да, мин аларны фанатиклар дип саный идем. Әмма тиздән аларның берсе күп кенә соравыма җавап бирәчәк икәнен мин әле белми идем.
Безнең авылда әтинең абыйсы Дмитрий яши иде. Ул Йәһвә Шаһите иде. 1952 елның бер яз көнендә ул миңа сорау бирде: «Георгий, тормышыңны нәрсәгә багышларга уйлыйсың?» Ул минем турында кайгырта иде, шуңа күрә андый сорау бирде. Дөресен генә әйткәндә, минем күп кенә сорауларга җавап аласым килә иде. Мәсәлән, мин һәрвакыт үземә мондый сорау бирә идем: «Аллаһы бар икән, ни өчен шулкадәр газап күп?» Шул сорауны биргәннән соң, әтинең абыйсы 8 көн эчендә Изге Язмаларны кулланып бар сорауларыма җавар бирде. Кайвакыт без Аллаһы турында иртәнге өчләргә хәтле сөйләшә идек!
Кайбер төннәрне Георгий һәм Дмитрий Изге Язмалар турында фикер алышып үткәргән
Шул сөйләшүләрдән соң мин Изге Язмаларны өйрәнергә булдым. Мин шуны аңлый башладым: минем күктә мине яратучы Әтием бар! (Зәбур 27:10). Изге Язмалардан алган белемем әллә ни зур булмаса да, Йәһвәгә карата яратуым җитди адымнар ясарга җитәрлек иде. Парторгның янауларына карамастан мин коммунистлар партиясеннән чыктым. Дүрт айдан соң мин Изге Язмаларны өйрәнә башладым, ә 1952 елның сентябрь аенда, үземне Йәһвәгә багышлап, суга чумдырылу үттем.
Йәһвәгә карата яратуым сынала
Ул көннәрдә Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге тыелган иде. Ә минем Йәһвәгә карата яратуымны күрсәтәсем килә иде. Шуңа күрә мин авыллардагы имандашларыма Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны җиткерергә теләк белдердем. Бу куркыныч иде, чөнки авыл халкы ят кешеләргә шикләнеп карый иде һәм андый кеше турында шунда ук җирле хакимиятләргә җиткерә иделәр. Хәтта Шаһитләрнең кайберләре дә миңа шикләнеп карады, чөнки мине җыелышка үтеп кергән КГБ агенты дип саный иделәр. Ләкин тиздән аларның шикләре таралды. Суга чумдырылуымнан соң ике ай үткәннән соң, мине кулга алдылар һәм тыелган әдәбиятны таратуда гаепләделәр.
Суд көтеп бер ел камерада үткәрдем. Следовательләр мин иманнан ваз кичсен өчен бар тырышлыкларын куйды. Ләкин Йәһвәгә карата яратуым инде нык иде. Суд Одессада үтте. Әти-әниемне һәм ул вакытта әле Йәһвә Шаһите булмаган туганнарымны судка чакырдылар.
Суд утырышында мондый фикер тараттылар: имеш мине алдап куркыныч сектага тартканнар. Әти-әниемне һәм туганнарымны мин акылдан шашкан кеше дип ышандырырга тырыштылар. Әти-әнием курыкты һәм елый-елый мине тәүбә итәргә, үз динемне калдырырга өндәде. Мин тыныч калдым һәм әниемә болай дидем: «Борчылма, мин барысын белеп эшлим. Мин гомерем буе эзләгәнне таптым һәм моңардан ваз кичәргә җыенмыйм» (Гыйбрәтле сүзләр 23:23). Изге Язмалардан алган белемем зур булмаса да, Йәһвәгә тугры калыр өчен аның турында белем җитәрлек иде. Алты ел узгач, әти-әнием минем карашлар белән яхшырак танышты, һәм алар да Йәһвә Шаһитләре булып китте.
Судта, әти-әнисе алдында, Георгийны куркыныч сектага кушылган дип гаепләгәннәр
Мине, 16 елга хөкем итеп, мәҗбүри эшкә лагерьга, Колыма якларына поезд белән җибәрделәр. Бу ГУЛАГның үзәге иде. Тоткыннарны үзләренә буйсындырыр өчен лагерьдагы солдатлар һәм офицерлар безне кыйнадылар һәм ашатмадылар. Шунда мин ничек монда исән калырмын микән дип уйлар куйдым.
Аллаһы ярату күрсәтеп кайгырта һәм өйрәтә
Лагерьда инде 34 Йәһвә Шаһите бар иде. Мин килгәч, күп тә үтмәстән, яныма берсе килеп сиздермичә генә: «Арагызда Йәһонадаблар бармы?» — дип сорады. Бу кардәшләрем иде! Мин моны шунда ук аңладым, чөнки алар гына андый сүзләр куллана иде. Бу тәҗрибәле кардәшләр Изге Язмалардагы принципларны да кулланырга, төшенә белү кебек, рухи сыйфатларны да үстерергә булыштылар.
Лагерьда мин машинист булып эшләдем. Бер көн минем белән бергә эшләгән Матфей яттан 50 изгенең исемен әйтә ала дип мактанды. Мин изгеләр дип аталган кешеләр турында мыскыллабрак әйткәннән соң, ул миңа сугарга дип ыргылды, әмма мин качып котыла алдым. Кардәшләр моның турында ишеткәч миннән көлделәр. Мин күңелсезләндем һәм болай дидем: «Нәрсә көләсез? Минем вәгазьлисе килгән иде бит!» Алар йомшак кына шуны исемә төшерде: без кешеләрне мыскыл итмибез, без яхшы хәбәр сөйлибез (1 Петер 3:15). Матфей диссидент иде, Шаһитләрнең сакчыларга һәм хакимиятләргә карата хөрмәтләре аны таң калдыра иде. Соңрак ул Изге Язмаларда язылган хәбәр белән кызыксына башлады. Бер төн ул салкын су салынган бочкада яшерен генә суга чумдырылу үтте. Мин ул төнне беркайчан да онытмаячакмын.
Лагерьга килүебезгә күп тә үтмәстән, мине һәм тагын ике яшь абый-кардәшне политзанятияләр үтәргә чакырдылар. Башта без андый очрашулардан баш тарттык, чөнки аларга бару мәсихче нейтралитетны бозу булачак дип саный идек (Яхъя 17:16) Моның өчен безне ике атнага карцерга яптылар. Ике атнадан соң, аннан чыккач, кайгыртучан кардәшләребез шуны аңлатты: андый очрашуларда булу мәсихче нейтралитетны бозу дип санар өчен нигез юк. Безгә андый очрашуларны шаһитлек бирү мөмкинлеге итеп санарга кирәк иде. Ярату күрсәтеп бу кардәшләр безгә акыллырак булырга һәм Изге Язмалардагы принципларны дөрес кулланырга өйрәтте.
Аларның сабырлык күрсәтеп безне өйрәтүләре шуны күрсәтте: Йәһвә минем турында ярату белән кайгырта. Бер тоткын иректә рухани булган һәм лагерьда төп бухгалтер итеп куелган иде. Минем белән очрашканда ул мине: «Сәлам, Шайтан баласы!» — дип сәламли иде. Минем белән бергә эшләгән бер кеше аңа: «Хәерле көн, әти!» — дип җавап бирергә котыртты. Кызганычка каршы, мин шулай эшләдем дә, нәтиҗәдә, мине каты кыйнадылар. Кардәшләр моның турында белеп алгач, тәртибем һич тә мактанырлык булмаган дип әйтте (Гыйбрәтле сүзләр 29:11). Ахыр чиктә мин теге руханидан гафу үтендем.
Лагерьга эләккәнче, без мәсихче очрашуларга яшеренеп я төнлә, я иртән-иртүк бара идек. Ә лагерьда яшерен урын юк иде. Шуңа күрә без һәр көн кардәшләр белән түгәрәк ясап баса идек тә, кечкенә кәгазь битләренә язылган шигырьләрне карап чыга идек. Моның барысы сакчыларның күз алдында үтә иде! Максатыбыз — мөмкин кадәр күбрәк шигырьне истә калдырып аларны кабатлап йөрү иде. Берәр сакчы якынлаша башласа, без язуларны шунда ук йота идек.
Лагерьда яшеренер урын булмаганга, Шаһитләргә Изге Язмаларны сакчылар янында укырга туры килгән
Сөргенлектә дә Аллаһы яратуын татып яшим
Георгий. Лагерьдан азат ителгәннән соң. 1960 еллар
1959 елда мине лагерьдан азат иттеләр һәм Казахстанга, Караганда районына сөргенлеккә җибәрделәр. Мин әле дә күзәтү астында идем, шулай да өйләнер өчен үземә 20 көнгә Томск якларына барып кайтырга рөхсәт сорадым. Шул якларда Мария исемле тугры һәм сөйкемле бер апа-кардәш яши иде. Мин гадәттәгечә эш иттем һәм аңарга турыдан-туры әйттем: «Мария, йөрешер өчен вакытым юк. Миңа кияүгә чык!» Ул ризалашты һәм без кечкенә туй үткәрдек. Мария минем күп сынаулар аша үтүемне бик кадерли иде һәм миңа Йәһвәгә хезмәтемне дәвам итәр өчен булышырга тели иде (Гыйбрәтле сүзләр 19:14).
1960 елларда без йорттан йортка йөреп ачык вәгазьли алмый идек. Әмма үз иманыбыз турында сөйләр өчен һәр мөмкинлекне кулланып очраклы вәгазьли идек. Кунакка чакырганда, отпуск вакытларында без еш кына җирдә мәңге яшәү өмете белән уртаклаштык. Вәгазьләр өчен башка мөмкинлекләр дә эзли идек. Мәсәлән, сатыла торган йортларга барып кеше белән рухи темаларга сөйләшергә тырыштык. Шулай итеп без Мария белән Изге Язмалар өйрәнүләре башладык һәм аларның алтысы Йәһвә Шаһите булып китте.
Кайвакыт сайлау чоры шаһитлек бирер өчен яхшы мөмкинлек була иде. Мин берничә Шаһите белән бергә заводта эшли идем. Бер көн КГБ хезмәткәре заводка килеп 1000 кеше алдында бездән ни өчен Йәһвә Шаһитләре сәясәттә катнашмый дип сорады. Шунда төп инженер һәм башка берничә хезмәттәшебез безне яклап чыкты. Алар безне мактады, җаваплы һәм тырыш эшчеләр дип атады. Аларның шулай әйтүләрен ишеткәч, без яттан белгән шигырьләрне кулланып үз карашыбызны аңлатып бирдек. Кыю шаһитлек бирүебезне күреп 4 кеше Изге Язмалар белән кызыксына башлады һәм бер ел да үтмәде, алар суга чумдырылды.
1970 еллар башларында Казахстанда яшәүче күп кенә кеше хакыйкатьне кабул итте. Шуңа күрә без беренче конгресс оештырырга булдык. Әмма ничек аны хакимиятләргә сиздермичә генә үткәрергә? Алма-Ата янындагы бер авылда туй үтәргә тиеш иде. Без шул туй белән бергә бер көнлек конгрессны да үткәрергә булдык. Туй катнаш конгресска 300 кеше җыелды! Мария һәм берничә апа-кардәш конгресс үтәчәк урынын бизәр өчен һәм ризык әзерләр өчен бик күп көч куйды. Кунакларга аеруча якынча 10 докладчы әзерләгән рухи ризык ошады. Шул көнне, гомеремдә беренче тапкыр мин шундый зур төркем каршында чыгыш ясадым.
Авырлыклар кичергәндә Аллаһы яратуы таяныч булып торды
Георгий, тормыш иптәше Мария һәм кызлары Людмила
Яраткан тормыш иптәшем Мария миңа гомере буе тугры булышып торды. Ул юаш, буйсынучан кеше иде, Аллаһы Патшалыгы эшләрен һәрвакыт беренче урынга куеп яшәде. Ул көч тулы сәламәт кеше булса да, һич тә көтмәгәндә остеопороз белән каты авырый башлады һәм 16 ел диярлек урында ятты. Шул елларда бер кызым Людмила белән аны карап тордык. 2014 елда ул вафат булды.
Кадерле тормыш иптәшемнең газаплануларын күреп, кулларым салынып төшә иде. Ләкин аның үлем көненә кадәр без бергәләп Изге Язмаларны һәм көч өсти торган мәкаләләр укыдык. Без аның белән еш кына яңа дөнья турында сөйләштек. Кайвакыт мин сиздермичә генә елап утыра идем. Ләкин Йәһвәнең гаҗәеп вәгъдәләре турында укыганда без тынычлана идек һәм барысын кичереп чыгар өчен көч сизә идек (Зәбур 37:18; 41:3).
Георгий кызы Людмила белән мәсихче очрашуда
Йәһвәнең яратуын беренче тапкыр сизгәннән соң күп вакыт үтте, әмма мин әле дә аның таянычын һәм кайгыртуын сизеп торам (Зәбур 34:19). Тәҗрибәсез яшь кеше булганда мин аның яратуын үземне сабырлык белән төзәтергә булышучы кешеләр аша күрдем. Мин бу яратуны лагерьда һәм сөргенлектә авырлыклар кичергәндә сизеп тордым. Йәһвә миңа үз Сүзе аша таяныч булды. Минем кадерле тормыш иптәшем Мария турында кайгыртканда Йәһвә миңа кирәкле көч бирде. Бүген мин һич тә шикләнмичә әйтә алам: Йәһвәгә карата ярату гомерем буе миңа таяныч булып торды.
a 1991 елга кадәр Казахстан, Молдова һәм Украина Советлар Союзының өлеше булган.