ОЛЕГ РАДЗИМИНСКИЙ | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Төрмә мине Йәһвәдән аера алмады
Мин 1964 елда Себердә туганмын. Әти-әнием шунда Украинадан сөрелгән булган. Әби-бабаларым һәм әти-әнием һәрвакыт, хәтта төрмәдә дә, Йәһвәгә тулысынча таянган булган. Әнием ягыннан бабам район күзәтчесе булып хезмәт иткән. Моның аркасында ул җиде ел төрмәдә утырып чыккан. Соңрак миңа да төрмәдә утырырга туры килде: минем дә Йәһвәгә иманым сыналды.
1966 елда без Украинага кире кайттык. Әле дә хәтеремдә, миңа дүрт яшь булганда, без әнием белән төрмәдә утырган бабам янына барган идек. Без Кривой Рог шәһәреннән (Украина) Мордовиядәге (Үзәк Россия) төзәтү лагерена озак кына поездда бардык. Анда без, сакчыларның күзәтүе астында, бабам белән нибары ике сәгать кенә аралаша алдык. Шулай да, алар миңа бабамның тезләрендә утырып торырга рөхсәт иткән иде.
Мәктәп елларында Йәһвәгә таянам
Энем Михайло белән (уң якта)
Бала чагымда минем Йәһвәгә иманым күп тапкырлар сыналды. Мәсәлән, балалар, мәктәптә укый башлагач, формаларына бала чагындагы Ленин сурәтләнгән йолдызчык тагарга тиеш идеa. Берничә елдан соң балалардан, Ленин идеяләре яклы булганнарын күрсәтеп, кызыл галстук тагып йөртергә таләп ителә иде. Мин бу сәяси символларны тагудан баш тарттым, чөнки Йәһвә генә тугрылыгыбызга лаек икәнен белә идем.
Әти-әнием сабырлык күрсәтеп, миңа ни өчен нейтралитет сакларга кирәклеген аңлата иде. Шулай итеп алар миңа хакыйкать юлына үземә нык басарга ярдәм итте. Алар шулай ук мине мәктәптә яхшы укырга дәртләндерде, чөнки бу Йәһвәгә дан китерер иде.
Бер көнне мәктәпкә «Наука и религия» дигән журналның корреспонденты килде. Бу журналда Аллаһыга һәм дингә ышанмаска пропаганда алып барыла иде. Укытучыларым мине беренче рәткә утыртты. Бу лекциянең максаты: балаларны Аллаһының юклыгына инандыру иде.
Лекциядән соң мине сәхнә артына шул журналист янына алып бардылар. Ул минем нинди диндә булуымны сорады. Бер дә икеләнмичә: «Мин Йәһвә Шаһите»,— дидем. Ул бернәрсә дә әйтә алмады, мине лекциясен игътибар белән тыңлаганым өчен генә мактады. Бу укытучыларымның ачуын чыгарды!
Бар гаиләбез белән Йәһвәгә таянабыз
Без, басмаларны өебездә бастырып, аларны тарата идек. Бу яктан гаиләбез Йәһвәгә таянды. Әтием Үзәк Украинада район күзәтчесе булып хезмәт итте. Ул төрле җыелышларга һәм төркемнәргә килеп китә иде.
Бер көнне көндез, 1978 елның февралендә, мин мәктәптән өйгә кайтсам, бөтен өйнең асты өскә килгән. Полиция тентү үткәргән һәм бөтен басмаларыбызны конфискацияләгән булган икән. Ә энекәшем Павлик тууына ике көн кала иде бит.
Киләсе көнне мәктәптә укытучылар энем Михайло белән миңа Америка шпионнарының балаларына карагандай карады. Әмма вакыт узу белән күпчелек укытучылар ялгышканнарын аңлады. Соңрак хәтта кайбер классташларым Йәһвә Шаһитләре булып китте!
1981 елда безнең өебездә тагын бер тентү үтте. Әле 18 яшь тулмаган булса да, мине әтием һәм бабам белән прокуратурага чакырдылар. Следователь төрмә белән янап, мине куркытырга маташты. Ә граждан киеменнән башка кеше, үзләре белән хезмәттәшлек итсәм, миңа «якты киләчәк» тәкъдим итте. Берсе мине куркытты, ә икенчесе «алтын таулар» вәгъдә итте. Мине инандырырга тырышып, алар әтиемнең, бабамның һәм абыйларымның төрмәдә утырганнарын исемә төшерде. Әмма асылда алар, үзләре дә абайламыйча, төрмәгә эләксәм, Йәһвә ярдәмендә бу сынауны кичереп чыга алачагыма мине ышандырды (Филипиялеләргә 4:13).
Сулдан уң якка: әтием, мин, Павлик, әнием һәм Михайло. Мин кулга алынганчы берникадәр вакыт кала
Төрмәдә булганда Йәһвәгә таянам
18 яшь тулгач, икенче көнне мин армиягә повестка алдым. Армиягә барырга баш тартканга, мине СИЗОга утырттылар. Анда зур камерада якынча 85 ир-ат утыра иде, алар чиратлашып 34 ятакта йоклый иде. Анда атнага бер тапкыр гына юынырга рөхсәт итә иделәр.
Мин камерага кергәч, ишек ябылды һәм бар күзләр миңа төбәлде. Бер почмактагы ир-атлар миннән шунда ук ни өчен мине төрмәгә утыртканнары турында сораштыра башладылар. Мин бик дулкынлансам да, Даниял очрагы исемә төште: ул арысланнар чокырында булса да, зыян күрмәгән. Бу миңа Йәһвәгә тулысынча таянырга һәм тыныч калырга ярдәм итте (Ишагыя 30:15; Даниял 6:21, 22).
Төшке аштан соң камерадагы бер тоткын миңа иманым турында күп сораулар бирергә тотынды. Тора бара бөтен камерада тынлык урнашты, башка тоткыннар да безнең сөйләшүне тыңлый башлады. Дүрт я биш сәгать дәвамында мин аларга үз ышануларымны сөйли алдым. Йәһвәгә андый мөмкинлек биргәне өчен мин бик рәхмәтле идем!
Суд утырышы алдыннан мин Йәһвәдән, үз дини ышануларымны яклар өчен, зирәклек һәм кыюлык бирүен үтендем. Прокурорның гаепләве буенча, мин, имеш, армиягә бармас өчен генә Аллаһыга ышанам дип әйтәм. Мин судны, армиядә хезмәт итсәм, галәмдәге иң куәтле Шәхеснең хуплавын югалтырмын дип инандырырга тырыштым. Моңа карамастан, 1982 елны суд мине гаепле дип тапты һәм ике елга гомуми режимдагы колониягә хөкем итте.
Минем белән колониядә тагын биш абый-кардәш утыра иде. Берүзем булмаганга, мин шат идем. Без, кыска гына, кайвакыт берничә минут кына, сөйләшә алсак та, һәрвакыт Изге Язмалардагы берәр шигырь турында уйлана идек. Бездә Изге Язмалар юк иде, ләкин гаиләләребез һәм дусларыбыз еш кына үз хатларында шигырьләр яза иде, ә кайвакыт без аларны хәтта дөньяви әдәбияттә таба идек.
Медицина ярдәме кирәк булганда Йәһвәгә таянам
1983 елда, мин төрмә һөнәрханәсендә булганда, кран ялгыш кына ике тонлы калай плитәләрне төшереп җибәрде. Бу плитәләр мине арттан екты һәм сул аягымны сытты.
Мин Йәһвәгә дога кылып, бу каты авыртуны түзәр өчен көч бирсен дип сорадым. Төрмә шәфкать туташы миңа, авыртуымны киметер өчен, кычкырып сүгенергә киңәш итте, әмма моның урынына мин Патшалык җырларын җырлый башладым.
Хастаханәгә без алты сәгать дәвамында йөк машинасында, моторлы көймәдә һәм ашыгыч ярдәм машинасында бардык. Шуңа күрә мин күп кан югалттым. Операция ясатырга кирәк булачагын мин белә идем. Шуңа күрә табиблар зирәклек күрсәтсен һәм минем кан салуга карата карашымны хөрмәт итсен дип дога кылдым. Табибка үз ышануларымны аңлата башлагач, ул тыңларга да теләмәде. Мин аңардан карарымны хөрмәт итсен дип үтенә башладым. Мин кансыз дәвалануның нәтиҗәсе өчен үзем җаваплы булырга әзермен дип әйттем. Ахыр чиктә, ул кансыз операция ясарга ризалашты, һәм мин үземне тынычрак хис итә башладым. Әмма сул аягымны өлешчә ампутацияләргә туры килде.
Операциядән соң мин бик көчсез идем. Берничә атна дәвамында мин тормыш белән үлем арасында булдым. Бер көнне шәфкать туташы савыгырга ярдәм итәр өчен миңа башка ризык бирәчәкләре турында әйтте. Ягъни бу ризык төрмәдәге ризыктан файдалырак булыр һәм якындагы суыткычта сакланыр дип әйтте ул. Һәр көнне миңа бер кашык бал, йомырка һәм бераз ак май бирделәр. Әти-әнием, бу хәл турында ишеткәч, миңа ризык китерә башлаган. Әмма сержант аны бер тапкыр гына кабул иткән.
Йәһвәнең кулы кыска түгел (Ишагыя 59:1). Шәфкать туташлары, аягымдагы бәйләвечне алыштырганнан соң, минем белән үзләренә алып килгән ризыклары белән бүлешә иде. Алар шулай ук минем өчен суыткычка ризык китереп тора иде. Бу Изге Язмалардагы чүлмәгендә май кимемәгән тол хатын турындагы хәбәрне исемә төшерде (1 Патшалар 17:14—16).
Әкренләп, мин савыга башладым. Миңа гаиләмнән һәм дусларымнан 107 хат килде. Бу хатлар мине бик юатты һәм ныгытты. Мин аларның барысына да җавап яздым. Мин хәтта башка колониядәге абый-кардәшләрдән посылка алдым!
Ике озын айдан соң, ниһаять, мин душ керә алдым! Абый-кардәшләр белән яңадан аралашасым килгәнгә, мин колониягә кайтырга хыяллана башладым.
Бер табиб, мине хастаханәдән чыгарыр өчен кирәкле кәгазьләр әзерләгән арада, мине үз бүлмәсенә чакырып алды һәм иманым турында күп сораулар бирде. Сөйләшү азагында ул миңа үз ышануларыңда нык калырга көчең булсын дип теләде. Хәрби кием кигән кешедән андый сүзләрне ишетү мине гаҗәпләндерде!
1984 елның апрель аенда мин, төрмәдән алданрак азат ителү буенча, суд утырышына бардым, һәм миннән мин армиягә барачакмынмы дип сорадылар. Култык таякларында басып торганга һәм бер аяклы булганга, мин бу сорау мәгънәсез дип җавап бирдем. Алар: «Әгәр ике аягыгыз да булса, сез нәрсә эшләр идегез?» — дигән икенче сорау бирделәр. Мин баш тартачакмын дип әйттем һәм үз Аллаһыма тугры булып калырга тәвәккәллегемне белдердем. «Син срогыңнан алданрак чыкмаячаксың. Без бөтен көчебезне куярбыз»,— дип әйттеләр алар. Шулай да, миңа төрмәдән срогымнан алдарак, ике ай һәм 12 көнгә алдарак, чыгарга рөхсәт иттеләр.
Колониядән азат ителгәннән соң. Мин һәм Михайло (уң якта)
Төрмәдән чыкканнан соң Йәһвәгә таянам
Төрмәдән чыкканнан соң, бер ел үткәч, миңа протез ясап бирделәр. Һәр иртә аны кияр өчен бер сәгать китә. Кыш көне протез йөртү аеруча кыен, кан әйләнеше бозылганга, аякның калган өлешен җылыту авыр. Мин 19 яшемнән йөгерә алмыйм, ләкин яңа дөньяда яңадан йөгерермен дип хыялланам (Ишагыя 35:6).
Безнең туй көнебез
Эш табу авыр булды, чөнки күп кенә эш бирүчеләрнең инвалид кешене эшкә аласы килми иде. Ләкин, протезга карамастан, минем беркайчан да көне буе утыра торган эшем булмады. Берникадәр вакыт мин механик булып эшләдем: төрле машиналар ремонтладым. Соңрак төзелешкә эшкә кердем.
1986 елны мин Светлана исемле гаҗәеп апа-кардәшкә өйләндем. Ул, минем кебек, өченче буын Шаһит иде. Светлана еш кына йөрешүебезнең башыннан ук Йәһвә никахыбызда беренче урында торачак дип алдан сөйләшеп куйганыбызгы шат дип әйтә иде.
Безнең балаларыбыз Оля һәм Володя, без яшәгән иске йортны төзекләндерергә ярдәм иткәндә, төзү осталыкларына өйрәнде. Үскәч, аларга Патшалык Залларын төзү эшләрендә катнашырга ошый иде. Алар шулай ук гомуми пионерлар булып хезмәт итә башлады. Оля хәзер төзү программасының хезмәтчесе, ә Володя өлкән булып хезмәт итә.
Кияүбез Олег, кызыбыз Оля, Светлана, мин, киленебез Анна һәм улыбыз Володя
Светлана минем өчен һәрвакыт гаҗәеп терәк булып торды. Ул миңа җыелыштагы вазифаларымны башкарырга ярдәм итте. 1990 елларда Украинадагы күп кенә җыелышларда 200 дән артык вәгазьче һәм бер яки ике генә өлкән бар иде. Аена бер тапкыр мин ял көннәрендә Үзәк Украинадагы җыелышларга әдәбият илтә идем.
Соңгы елларда Йәһвәгә таянабыз
2022 елны без Светлана белән Кривой Рог шәһәрендәге өебездән китәргә булдык. Хәзер без Австриядәге бер җыелышта хезмәт итәбез.
Кечкенә чактан ук Йәһвәгә хезмәт иткән туганнарым минем өчен үрнәк булып торды. Алар, туган авырлыкларына карамастан, канәгать булып яшәде. Изге Язмалар ярдәмендә без Барлыкка Китерүчебезне яхшырак аңлый алабыз һәм аның белән якын мөнәсәбәтләр үстерә алабыз (Ягъкуб 4:8). Андый мөнәсәбәтләр тормышыбызны мәгънәле итә. Һичшиксез, Йәһвә дан-хөрмәтебезгә лаек. Авырлыкларым күп булды, әмма мин тормышым белән Йәһвәгә дан китерә алдым. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен!
Светлана белән Австриядә
a Владимир Ленин Россия коммунистлар партиясенә нигез салган һәм Советлар Союзының беренче җитәкчесе булган.