ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?
«Яшел» технологияләр кардәшләребезгә һәм планетага файда китерә
1 АПРЕЛЬ, 2025
Без, Йәһвә Шаһитләре, тиздән Йәһвә Аллаһының җирдә чаралар күрәчәген беләбез: ул планетага кешеләр китергән зыянны юк итәчәк (Ачылыш 11:18). Әмма без бүген дә, планета турында кайгыртыр өчен, кулыбыздан килгәнне эшлибез. Мәсәлән, без биналарыбызны «яшел» технологияләр кулланып салабыз.
«Яшел» технологияләрнең максаты — әйләнә-тирә мохиткә зыянлы йогынтыны киметү. Андый технологияләрне без ничек кулланабыз? Бу безгә ирекле иганәләрне акыллы кулланырга ничек ярдәм итә?
Конгресслар Залын уңайлы итү
Мозамбикта башта Матола шәһәрендәге Конгресслар Залын стеналарсыз һәм калай түбәле итеп төзегәннәр. Андый түбә кояшта каты кызган, шуңа күрә залда бик эссе булган. Җирле бер абый-кардәш болай ди: «Эсседән без тирләп чыга идек! Программа беткәч, кардәшләр залдан саф һавага суынырга ашыга иде». Кардәшләребез игътибарларын программага туплый алсын өчен, уңайлы шартлар ничек булдырылган?
Без экологик яктан зарарсыз ысул кулландык: түбәгә җил вентиляторлары урнаштырдык һәм изоляция ясадык. Изоляция ярдәмендә кояш җылысы залга азрак үтеп керә, ә вентиляторлар саф һава агымын керүен тәэмин итә. Вентиляторлар электр энергиясен кулланмый. Алар, җил ярдәмендә хәрәкәткә килеп һәм һава агымын кулланып, җыелган кайнар һаваны залдан чыгара. Бу вентиляторлар якынча 50 доллар тораa.
Матола шәһәрендәге Конгресслар Залы түбәсендәге җил вентиляторлары
Андый ысул Конгресслар Залындагы һаваның сыйфатын шактый яхшыртты. Һава бертуктаусыз йөреп торганга, залда дым җыелмый һәм күгәрек барлыкка килми. Шулай ук углекислый газ азрак, ә кислород күбрәк булып китә. Нәтиҗәдә, конгресска килүчеләр үзләрен уңайлы хис итә һәм игътибарларын программага туплый ала. Элегрәк искә алынган абый-кардәш болай ди: «Без хәзер программа тәмамлану белән урамга чыгарга ашыкмыйбыз. Төшке аш вакытында без залда дуслар белән аралашабыз. Яңа түбә астында утырганда, үзеңне зур матур агач астында утыргандай хис итәсең!»
Кардәшләребез хәзер конгрессларда тагы да күбрәк шатлана
Кояштан энергия алу
Без бөтен дөнья буйлап урнашкан күп кенә биналарыбызда фотоэлектрик (ПВ) системалар куйдык. Бу системаларда, кояш нурларын электр энергиясенә әйләндерер өчен, кояш панельләре кулланыла. Ә кояш яктысы — бетмәс энергия чыганагы. Нәтиҗәдә, без күмер, нефть, газ кебек ягулыклардан җитештерелгән электр энергиясен азрак кулланабыз; алар, ПВ системаларга караганда, әйләнә тирә-мохитне күпкә күбрәк пычрата. Бу безгә ирекле иганәләребезне дә саграк тотарга булыша.
2023 елда Словения филиалында ПВ система урнаштырылган булган. Ул филиал өчен кирәкле энергиянең 30 процентын җитештерә. Әгәр дә билгеле бер вакытта система филиал ихтыяҗыннан күбрәк энергия җитештерсә, аның артыгы җирле муниципалитетның электр челтәренә җибәрелә. Шушы фотоэлектрик система 360 000 доллар тора. Дүрт ел эчендә генә бу системаны кулланудан сакланган акча аны куяр өчен киткән чыгымнарны каплаячак.
Словения филиалы
2024 елда Шри-Ланка филиалында фотоэлектрик панельләр һәм зур батарея урнаштырылган булган. Бу проект якынча 3 миллион доллар тора. Бу система филиал өчен кирәкле энергиянең 70 процентын җитештерә. Өч ел эчендә саклап калынган акча панельләргә киткән чыгымнарны каплаячак. Шул ук елны Нидерланд филиалында да ПВ система урнаштырылган булган. Аның бәясе 1,1 миллион доллар тора. Ул филиал өчен 35 процент электр энергиясе җитештерә. Бу системага киткән чыгымнар 9 ел эчендә капланачак.
Нидерланд филиалы
Без шулай ук Мексикадагы төрле тәрҗемә итү офисларында да (ТО) ПВ системалар урнаштырдык. Мәсәлән, Чиуауа штатындагы Тарахумара (үзәк) тәрҗемә итү офисын алыйк. Кышын анда температура 0 градустан түбәнрәк төшә, ә җәен 40 градустан арта! Шулай да, анда электр энергиясенең бәясе югары булганга, кардәшләр җылыту һәм суыту системаларын кулланмаска тырышкан. Шул ТО да хезмәт иткән Джонатан абый-кардәш болай ди: «Кышын без җылы киемнәр киеп, юрганнар ябынып утыра идек, ә җәен тәрәзәләрне ачып куя идек».
2024 елда шул тәрҗемә итү офисында ПВ система куелган булган. Бу система 21 480 доллар тора, ләкин аңа киткән чыгымнар 5 ел эчендә капланачак. Кардәшләребез хәзер андагы җылыту һәм суыту системаларын ешрак куллана ала. Джонатан болай ди: «Хәзер хезмәтебез безгә күбрәк шатлык китерә. Эшебезне дә без яхшырак башкара алабыз. Шул ук вакыт без шуны да беләбез: оешмабызның акчалары уңышлы һәм экологик яктан зыянсыз итеп кулланыла; бу безне сөендерә».
Тарахумара (үзәк) теленә тәрҗемә итү төркеме тагы да уңайлырак шартларда хезмәт итә
Яңгыр суын куллану
Африкада кайбер Патшалык Залларында ышанычлы су чыганагы юк. Нәтиҗәдә, кардәшләргә суны Патшалык Залына кадәр берничә километр арадан ташырга туры килә. Башка залларда кардәшләр йөк машинасы китергән суны сатып ала, ләкин бу кыйммәткә төшә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә.
Кардәшләрне су белән тәэмин итәр өчен, без Африкадагы күп кенә Патшалык Залларында түбәдән су агып төшә торган торбалар һәм зур су савытлары урнаштырдык. Андый җиһазлар урнаштырганчы, кардәшләр җирле һава торышын һәм климатны өйрәнә. Шулай итеп, алар шул Патшалык Залы өчен иң уңышлы система эшли ала. Бу җиһазны Патшалык Залына урнаштыру 600—3 000 доллар тора. Әмма бу еш кына Патшалык Залын куллануны күпкә арзанрак итә, чөнки кардәшләргә инде су өчен түлисе юк.
Пхутхадитжхаба шәһәрендәге (Көньяк Африка) Патшалык Залы янында зур су савыты тора
Яңгыр суын җыю системалары кардәшләребезгә файда китерде. Мозамбикта яшәүче Ноэмия исемле апа-кардәш әйтә: «Элек без, Патшалык Залына су алып килер өчен, бик ерак аралар үтә идек. Залга без бик арыган һәм көчсез килә идек. Су аз булганга, гигиена саклау авыр иде. Хәзер исә һәркем кулларын юа ала. Без Патшалык Залына инде армыйча киләбез һәм очрашудан шатлык табабыз. Бик зур рәхмәт сезгә!»
Апа-кардәш улы белән яңгыр суын кулланалар (Көньяк Африка)
«Яшел» технологияләр киткән чыгымнар ничек каплана? Бөтендөнья вәгазь эшенә бирелгән ирекле иганәләр ярдәмендә каплана. Күпләр, donate.jw.org сайтында күрсәтелгән ысулларны кулланып, үз ирекле иганәләрен бирә. Юмарт иганәләрегез өчен зур рәхмәт сезгә!
a Бу мәкаләдә АКШ доллары турында сүз бара.