11 Алар Йәһвәне мактап һәм аңа рәхмәтләр әйтеп чиратлашып җырлый башлады:+ «Чөнки ул игелекле; аның Исраилгә карата тугры мәхәббәте мәңгелек».+ Шунда бөтен халык каты тавыш белән кычкыра-кычкыра Йәһвәне мактады, чөнки Йәһвә йортының нигезе салынган иде.