-
Маттай 1:23Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
23 «Менә, гыйффәтле кыз балага узачак һәм ир бала табачак, һәм аңа Иммануи́л исеме кушачаклар». Бу исем «Аллаһы безнең белән» дигәнне аңлата.
-
-
Дөнья өчен чын яктылык«Гайсә бәян иткән Яхшы хәбәр» (видеофрагментлар)
-
-
Мәрьям изге рухтан балага уза; Йосыфның реакциясе (gnj 1 30:58—35:29)
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 1 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Менә!: Монда «менә!» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе иду́ еш кына әйтеләчәк нәрсәләргә игътибарны туплау өчен кулланыла һәм укучыны моны күз алдына китерергә я хәбәрдәге берәр нечкәлеккә игътибар итәргә дәртләндерә. Ул шулай ук ниндидер яңа я гаҗәп нәрсәгә басым ясар өчен кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз еш кына Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә һәм Ачылыш китабында очрый. Бу сүзгә туры килгән сүз Еврей Язмаларында да еш кулланыла.
Гыйффәтле кыз: Маттай монда Септуагинтадан Иш 7:14 не китерә; анда алма́ дигән еврей сүзен тәрҗемә итәр өчен, «җенси мөнәсәбәтләргә бер дә кермәгән кеше» дигән мәгънә йөрткән парте́нос сүзе кулланыла. Алма́ сүзе исә киңрәк мәгънәгә ия һәм «гыйффәтле кыз» я «яшь хатын» дигәнне аңлатырга мөмкин. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Маттай Гайсәнең әнисенә карата «гыйффәтле кыз» дигәнне аңлаткан грек сүзен куллана.
Иммануил: Иш 7:14; 8:8, 10 да очраган еврей исеме. Иммануил — Мәсихне таныта торган пәйгамбәрлек исем-титулларның берсе.
-