-
Маттай 2:13Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
13 Алар киткәч, Йосыфка төшендә Йәһвә фәрештәсе күренде һәм: «Тор да, баланы анасы белән алып, Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр шунда кал, чөнки Һируд баланы табып үтерергә җыена»,— диде.
-
-
Дөнья өчен чын яктылык«Гайсә бәян иткән Яхшы хәбәр» (видеофрагментлар)
-
-
Йосыф, Мәрьям белән Гайсәне алып, Мисырга кача (gnj 1 55:53—57:34)
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 2 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Йәһвә фәрештәсе: Мт 1:20 гә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Мт 2:13 кара.
Мисырга: Ул вакытта Мисыр Римның бер провинциясе булган һәм анда күп яһүдләр яшәгән. Бәйтлеһем Иерусалимнан көньяк-көнбатышка таба якынча 9 км ераклыкта урнашкан булган. Шуңа күрә Йосыф белән Мәрьям Мисырга Иерусалим аша, Һируд рәхимсез указ чыгарган шәһәр аша, узмыйча бара алган.
-