-
Маттай 5:16Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
16 Кешеләр яхшы эшләрегезне күреп, күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай ук балкысын.
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 5 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Атагызны: Яхшы хәбәрләрдә Гайсә Йәһвә Аллаһыны 160 тапкырдан күбрәк «Ата» дип атый. Бу андый беренче очрак. Гайсәнең бу сүзне куллануы шуны күрсәтә: аны тыңлаган кешеләр, бу сүз Аллаһыга карата кулланылганда, аның мәгънәсен аңлаган, чөнки ул шулай Еврей Язмаларында кулланылган (Кн 32:6; Зб 89:26; Иш 63:16). Аллаһының борынгы заманда яшәгән хезмәтчеләре Йәһвәне сурәтләр өчен һәм аңа мөрәҗәгать итәр өчен күп кенә бөек титуллар кулланган, шул исәптән «Чиксез Кодрәт Иясе», «Аллаһы Тәгалә» һәм «Бөек Барлыкка Китерүче», ләкин Гайсәнең «Ата» дигән гади, гомум кабул ителгән сүзне куллануы Аллаһының үз хезмәтчеләре белән булган якын мөнәсәбәтләренә басым ясый (Яр 28:3; Кн 32:8; Вг 12:1).
-