-
Маттай 5:18Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
18 Сезгә хак сүз әйтәм: җир һәм күк юкка чыгар, әмма бар язылганнар үтәлмичә, Канунның кечкенә хәрефе дә һәм хәрефенең бер генә сызыгы да юкка чыкмас.
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 5 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
хак сүз: Грекча аме́н, еврейчә аме́н сүзенең транслитерациясе; мәгънәсе «шулай булсын» я «һичшиксез». Гайсә бу сүзтезмәне берәр нинди фикер, вәгъдә я пәйгамбәрлек әйтер алдыннан еш кулланган; шулай итеп ул үз сүзләренең тулы ышанычлы һәм дөрес булуына басым ясаган. «Хак сүз», ягъни амин, дигән сүзне Гайсә генә шулай итеп кулланган; Изге Язмаларда я башка дини әдәбиятта андый кулланыш бүтән очрамый дип санала. (Ях 1:51 гә аңлатманы кара.)
җир һәм күк юкка чыгар: «Беркайчан» дигән сүзгә тиң гипербола. Изге Язмалар буенча, күкләр һәм җир мәңге булачак (Зб 78:69; 119:90).
иң кечкенә бер хәреф тә: Ул вакыттагы еврей алфавитында иң кечкенә хәреф йод (י) булган.
берәр хәрефнең бер сызыгы да: Билгеле еврей хәрефләрендә кечкенә бер сызык булган; ул бер хәрефне икенчесеннән аерып торган. Гайсә гипербола кулланып, Аллаһы Сүзенең иң кечкенә нечкәлекләренә кадәр үтәләчәгенә басым ясаган.
-