-
Маттай 11:28Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
28 Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен.
-
-
Маттай 11:28Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
28 Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен.
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 11 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
авыр йөк күтәреп: Гайсә үзенә килергә чакырган кешеләр борчылулар һәм эш аркасында авыр йөк күтәреп йөргәндәй булган. Аларның Йәһвәгә гыйбадәтләре Муса канунына өстәлгән кеше йолалары аркасында йөккә әйләнгән (Мт 23:4). Хәтта көч бирергә тиеш булган Шимбә дә йөк булып киткән (Чг 23:12; Мк 2:23—28; Лк 6:1—11).
мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен: «Яңарту» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе элекке хәлгә кайтыр һәм көч җыяр өчен (2Кр 7:13; Флм 7) ял итүне дә (Мт 26:45; Мк 6:31), авыр эшне җиңеләйтүне дә аңлатырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, Гайсәнең «камытын» кию (Мт 11:29) ял итүне түгел, ә хезмәт итүне күздә тоткан. Гайсәнең сүзләре шуны аңлата: ул арыган кешеләр үзенең җиңел уңайлы йөген кияргә теләсеннәр өчен аларны җанландыра һәм көчләрен яңарта.
-