-
Маттай 17:27Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
27 Әмма безнең турында начар сүз чыкмасын өчен, диңгезгә барып кармак сал һәм беренче эләккән балыкны алып, аның авызын ач һәм анда көмеш тәңкә табарсың. Аны алып, минем өчен дә, үзең өчен дә аларга бир».
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 17 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
кармак: «Кармак» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Мәсихче Грек Язмаларында бу урында гына очрый. Ул, күрәсең, җеп очындагы суга салынган җимле кармакны аңлата. Грек Язмаларының башка урыннарында, балыкчы җайланмалары искә алынганда, сүз ятьмә турында бара.
көмеш тәңкә: Сүзгә-сүз «статир». Тетрадрахма булып санала. (Ә14 кушымт. кара.) Ул дүрт драхмага, бер шәкылгә тиң булган; нәкъ шул кадәр акча ике кеше гыйбадәтханә хакына салым түләргә тиеш булган (Чг 30:13).
-