-
Маттай. Аңлатмалар. 22 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
динар: Кайсарның сурәте төшерелгән римлыларның бу көмеш тәңкәсе римлылар яһүдләрдән җыйган еллык «салымны» түләр өчен кулланылган булган (Мт 22:17). Гайсә көннәрендә авыл хуҗалыгы эшчесенә 12 сәгать эшләгәне өчен бер динар түләгәннәр. Һәм Мәсихче Грек Язмаларында еш кына динар берәр хезмәт я товар бәясен күрсәтер өчен кулланыла (Мт 20:2; Мк 6:37; 14:5; Ач 6:6). Исраилдә төрле бакыр һәм көмеш тәңкәләр, шул исәптән Тирда сугылган көмеш тәңкәләр, кулланышта булган; соңгылары гыйбадәтханә хакына салым түләр өчен кулланылган. Әмма римлылар җыйган салымны түләр өчен, кешеләр, күрәсең, кайсарның сурәте төшерелгән көмеш динарны кулланган. (Сүзлекне һәм Ә14 кушымт. кара.)
-