-
Маттай 23:5Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
5 Нәрсә генә эшләсәләр дә, кеше күрсен дип эшлиләр, Язмалардан өзекләр салынган тартмачыкларын киңәйтәләр һәм аларны үзләрен саклар өчен тагып йөртәләр, шулай ук киемнәренең чукларын озынайталар.
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 23 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Язмалардан өзекләр салынган тартмачыкларын... үзләрен саклар өчен тагып йөртәләр: Бу кечкенә күн тартмачыкларга Кануннан дүрт өзек салынган булган (Чг 13:1—16; Кн 6:4—9; 11:13—21). Аларны яһүд ир-атлары маңгайларына һәм сул кулларына тагып йөрткән. Моны алар Аллаһының исраиллеләргә Чг 13:9, 16; Кн 6:8; 11:18 дә бирелгән җитәкчелеген туры мәгънәдә аңлаганга эшли башлаган. Дини җитәкчеләр Язмалардан өзекләр салынган тартмачыкларын башкаларны таңга калдырыр өчен зурайткан. Шулай ук алар бу тартмачыкларны үзләрен саклаячак бөтиләр, ягъни талисман, итеп санаган. Шуңа күрә Гайсә аларны хөкем иткән.
чукларын озынайталар: Сн 15:38—40 та исраиллеләргә итәкләренә чуклар ясарга боерык язылган булган, ләкин канунчылар һәм фарисейлар, башкаларның игътибарын җәлеп итәр өчен, үз чукларын башкаларныкына караганда озынрак иткән.
-