-
Маттай 24:9Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
9 Шунда кешеләр сезне газапларга дучар итәрләр һәм үтерерләр, сез минем шәкертләрем булганга, бар халыклар сезне нәфрәт итәр.
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 24 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
минем шәкертләрем булганга: Сүзгә-сүз «минем исемем аркасында». Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шул исемне йөрткән кешене, аның дәрәҗәсен һәм аның белән бәйле бар нәрсәне аңлата. (Мт 6:9 га аңлатманы кара.) Гайсәнең исеме турында әйткәндә, ул шулай ук аңа Атасы биргән хакимлекне һәм дәрәҗәне белдерә (Мт 28:18; Фп 2:9, 10; Ев 1:3, 4). Гайсә монда аңлатканча, кешеләр аның шәкертләрен аның исеме аркасында нәфрәт итәчәк. Гайсәнең исеме аның Аллаһы билгеләгән Хаким, патшаларның Патшасы буларак дәрәҗәсен аңлата; аңа бөтен кешеләр, мәңгелек тормышны алыр өчен, буйсынуларын күрсәтеп, баш ияргә тиеш. (Ях 15:21 гә аңлатманы кара.)
-