Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 26:26
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 26 Алар ашап утырганда, Гайсә икмәкне алды да рәхмәтләрен әйтеп дога кылды. Аннан соң аны сындырып,+ аларга бирде. «Алыгыз, ашагыз, бу минем тәнемне аңлата»+,— диде ул.

  • Маттай 26:26
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 26 Алар ашап утырганда, Гайсә икмәкне алды да, рәхмәтләрен әйтеп дога кылды. Аннан соң аны сындырып, аларга бирде. «Алыгыз, ашагыз, бу минем тәнемне аңлата»,— диде ул.

  • Маттай
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 26:26

      «Күзәтү манарасы»,

      15.12.2013, 23, 24—26 б.

  • Маттай. Аңлатмалар. 26 нчы бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 26:26

      икмәкне алды... ...аны сындырып: Борынгы Якын Көнчыгышта икмәк, гадәттә, юка һәм, төче булса, уалучан булган. Гайсәнең икмәкне сындырганы бернинди рухи мәгънәгә ия түгел. Андый икмәкне шулай бүлү гадәти хәл булган. (Мт 14:19 га аңлатманы кара.)

      рәхмәтләрен әйтеп дога кылды: Сүзгә-сүз «фатихалар әйтте». Бу грек сүзтезмәсе, күрәсең, Аллаһыны мактап һәм аңа рәхмәтләр әйтеп дога кылуны аңлата.

      аңлата: Грек сүзе эсти́н (сүзгә-сүз мәгънәсе «булу») монда «мәгънә йөртә; символлаштыра; белдерә; күрсәтә» дигәнне аңлата. Рәсүлләргә Гайсәнең нәрсә әйтергә теләгәне ап-ачык булган, чөнки бу очракта Гайсәнең камил тәне алар алдында булган, шуны ук алар ашарга җыенган төче икмәк турында да әйтеп була. Шуңа күрә ул икмәк турыдан-туры Гайсәнең тәне була алмаган. Шуны да әйтергә кирәк: шул ук грек сүзе Мт 12:7 дә кулланыла, һәм күп Изге Язмаларда ул «мәгънә» дип бирелә.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу