-
Маттай 27:28Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
28 Алар аның киемен салдырып, өстенә җете кызыл төстәге япанча,
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 27 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
җете кызыл төстәге япанча: Андый япанчаны я киемне патшалар, хакимнәр һәм хәрби башлыклар кигәннәр. Мк 15:17 һәм Ях 19:2 дә ул кием кызгылт-шәмәхә төстә булган диелә, әмма борынгы заманда «кызгылт-шәмәхә» дип кызыл һәм зәңгәр төсмерләре булган һәркайсы төс аталган. Шулай ук яктылык, фон һәм карап торучы кешенең кайсы яктан караганы да аның нинди төс күргәненә тәэсир итә алган. Япанча төсен төрлечә сурәтләү Яхшы хәбәр язучыларның бер-берсенең хәбәрен күчереп язмаганын күрсәтә.
-