-
Маттай 27:51Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
51 Шунда гыйбадәтханәнең пәрдәсе өстән аска урталай ертылды. Җир тетрәп куйды, һәм кыялар ярылды.
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 27 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Шунда: Мт 1:23 кә аңлатманы кара.
гыйбадәтханәнең: Грек сүзе нао́с монда үзәк бинаны аңлата; анда Изге һәм Иң изге урыннар булган.
чаршавы: Бу матур итеп бизәлгән пәрдә гыйбадәтханәдә Иң изге урынны Изге урыннан аерып торган. Яһүдләрнең ышанулары буенча, бу авыр чаршауның озынлыгы якынча 18 м, киңлеге 9 м, ә калынлыгы 7,4 см булган. Чаршауны урталай ертып, Йәһвә үз Улын үтерүчеләргә ачуын да белдергән һәм шулай ук күккә керү инде мөмкин икәнен дә күрсәткән. (Ев 10:19, 20; сүзлекне кара.)
-