-
Марк 6:27Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
27 Ул шунда ук тән сакчысын җибәрде дә Яхъяның башын китерергә кушты. Тегесе төрмәгә барып, Яхъяның башын чапты
-
-
Марк 6:27Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
27 Ул шунда ук тән сакчысын җибәреп, Яхъяның башын китерергә кушты. Тегесе төрмәгә барып, Яхъяның башын чапты
-
-
Марк. Аңлатмалар. 6 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
тән сакчысын: Монда кулланылган грек төшенчәсе спекула́тор латин сүзеннән (спэкулятор) алынган; ул тән сакчысы, чабар, ә кайвакыт җәллад дигәнне аңлатырга мөмкин. Хәрби нәрсәләр, суд, акча һәм көнкүреш белән бәйле якынча 30 латин сүзләренә тиңдәш грек сүзләре Мәсихче Грек Язмаларында, күбесенчә Марк һәм Маттай хәбәрләрендә кулланыла. Марк аларны Изге Язмаларның башка язучыларына караганда күбрәк куллана. Бу Маркның үз Яхшы хәбәрен Римда һәм башлыча яһүдләр булмаганнар, аеруча римлылар өчен язганын раслый. (Ях 19:20 гә аңлатманы кара.)
-