-
Марк 8:10Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
10 Ә үзе шәкертләре белән көймәгә утырып, Далмануфа́ җирләренә килде.
-
-
Марк. Аңлатмалар. 8 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Далмануфа: Бу исем Изге Язмаларның башка урыннарында һәм дөньяви чыганакларда искә алынмый, ләкин ул Марк бәян иткән Яхшы хәбәрдә сакланган булган. Аның урнашкан төгәл урыны билгеле булмаса да, ул Гәлиләя диңгезенең көнбатыш яры янында урнашкан булгандыр, чөнки ул өлкә Маттайның параллель хәбәрендә Мәгәдән дип атала. (Мт 15:39 га аңлатманы кара.) Далмануфа, бәлки, Мәгәдәннең икенче исеме булгандыр.
-