-
Марк 9:50Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
50 Тоз — яхшы нәрсә, әмма тоз үз тәмен югалтса, аны нәрсә белән тозлы итәрсең? Сездә тоз булсын, һәм бер-берегез белән тату яшәгез».
-
-
Марк. Аңлатмалар. 9 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Тоз: Ризык саклау һәм азык тәмләткеч сыйфатында кулланылган ак минерал. (Мт 5:13 кә аңлатманы кара.)
үз тәмен югалтса: Яки «үз көчен югалтса». Гайсә көннәрендә тозны Үле диңгез тирәсеннән җыйганнар. Ул башка минераллар белән катыш булган. Бу катнашмадан тоз юкка чыкса, тәмсез, файдасыз калдык кына калган.
Сездә тоз булсын: Гайсә монда, күрәсең, тоз сүзен мәсихчеләрдә булган сыйфатны күрсәтер өчен куллана. Ул сыйфат аларны күркәм, файдалы, әдәпле һәм кешеләрнең тормышларын сакларга ярдәм итүче нәрсәләрне әйтергә һәм эшләргә дәртләндерә. Рәсүл Паул «тоз» сүзен шул ук рәвешчә Кл 4:6 да куллана. Бу сүзләрне әйткәндә, Гайсә, бәлки, үз рәсүлләренең кем иң бөеге булыр дигән бәхәсләшүе турында уйлагандыр. Образлы тоз ярдәмендә башкаларга кешенең әйткәннәрен кабул итү җиңелрәк була, һәм шулай итеп аларга тату яшәргә булыша ала.
-