-
Марк 10:42Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
42 Әмма Гайсә аларны үзе янына чакырып болай диде: «Сез беләсез: халык идарәчеләре дип саналган кешеләр халык өстеннән хакимлек итәләр, һәм бөек кешеләр халыкны кул астында тоталар.
-
-
Марк. Аңлатмалар. 10 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
халык өстеннән хакимлек итә: Монда кулланылган грек төшенчәсе Мәсихче Грек Язмаларында дүрт тапкыр гына очрый (Мт 20:25; Мк 10:42; 1Пт 5:3; һәм Рс 19:16 да «кыйнады» дип тәрҗемә ителгән). Гайсәнең сүзләре римлыларның җәбер-золымын һәм Һирудларның мәрхәмәтсез идарәсен шәкертләрнең исенә төшергән (Мт 2:16; Ях 11:48). Петер, күрәсең, бу фикерне аңлаган һәм соңрак мәсихче өлкәннәрне җыелыш өстеннән хакимлек итәргә түгел, ә аны үрнәк биреп җитәкчелек итәргә өндәгән (1Пт 5:3). Бу сүзнең тамырдаш фигыле Лүкнең параллель хәбәрендә (Лк 22:25) кулланыла. Шул ук фигыль очраган 2Кр 1:24 тә мәсихчеләр үз имандашларының иманы «өстеннән хакимлек итәргә» тиеш түгел дип әйтелә.
-