Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Марк 11:9
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Гайсәнең алдыннан һәм артыннан баручы кешеләр болай дип кычкырып барды: «Коткар аны, ялварып үтенәбез!+ Йәһвә* исеме хакына килүче фатихалы!+

  • Марк 11:9
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 9 Гайсәнең алдыннан һәм артыннан баручы кешеләр болай дип кычкырып бардылар: «Коткар аны, ялварып үтенәбез! Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы!

  • Марк. Аңлатмалар. 11 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 11:9

      Коткар аны, ялварып үтенәбез: Сүзгә-сүз «хосанна». Бу грек төшенчәсе «коткар, дога кылабыз» я «коткар, зинһар» дигәнне аңлаткан еврей сүзтезмәсеннән барлыкка килгән. Монда бу төшенчә, Аллаһыга дога кылып, коткару я җиңү сорап үтенү буларак кулланыла; ул «зинһар, җиңү бир...» дип бирелергә мөмкин. Вакыт узу белән бу төшенчә догаларда һәм мактау сүзләрендә кулланыла башлаган. Бу еврей сүзтезмәсе Зб 118:25 тә кулланыла; шушы шигырь Пасах бәйрәме вакытында җырлана торган Халлел мәдхияләренә кергән. Шуңа күрә бу сүзләр шушы очракта җиңел генә кешеләрнең исләренә төшкән. Давыт улын коткару турындагы бу догага Аллаһы, мәсәлән, Гайсәне үледән терелтеп җавап биргән. Гайсә үзе Мк 12:10, 11 дә язылган сүзләрендә Зб 118:22, 23 не өземтә итеп китерә һәм аны Мәсихкә куллана.

      Йәһвә: Зб 118:25, 26 дан алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу