-
Марк 11:10Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
10 Атабыз Давытның якынлашып килүче Патшалыгы фатихалы! Күктә яшәүче, без синнән аны коткаруыңны ялварып үтенәбез!»
-
-
Марк. Аңлатмалар. 11 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Атабыз Давытның якынлашып килүче Патшалыгы: Иң борынгы һәм ышанычлырак кулъязмалар бу язылышны раслый, әмма кайбер борынгы кулъязмаларда болай диелә: «Атабыз Давытның Раббы исеме хакына килүче патшалыгы». Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә нәкъ шулай язылган да. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә (Б кушымт. Й7, 8, 10—12, 14, 16, 17 дип атала) монда тетраграмматон я аның кыскартылган формасы кулланыла. Анда болай язылган: «Атабыз Давытның Йәһвә исеме хакына килүче патшалыгы».
-