-
Марк 11:17Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
17 Халыкны өйрәтеп, ул болай диде: «„Минем йортым барча халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр“,— дип язылмаганмыни? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез».
-
-
Марк. Аңлатмалар. 11 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
бөтен халыклар өчен дога кылу йорты: Иш 56:7 не Яхшы хәбәр язучыларның өчесе өземтә итеп китергән; алардан Марк кына «бөтен халыклар өчен» дигән сүзтезмәне керткән (Мт 21:13; Лк 19:46). Иерусалимдагы гыйбадәтханә Йәһвәгә гыйбадәт һәм дога кылу өчен билгеләнгән булган. Анда исраиллеләр һәм Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтүче чит кешеләр табына алган (1Пат 8:41—43). Гыйбадәтханәне сәүдә өчен кулланган һәм шулай итеп аны юлбасарлар оясына әйләндергән яһүдләрне Гайсә хөкем иткән, һәм бу урынлы булган. Аларның эшчәнлеге бөтен халыклардан булган кешеләргә Йәһвәгә аның дога кылу йортында якынлашырга комачаулаган; бу аларны аны белү мөмкинлегеннән мәхрүм иткән.
юлбасарлар оясына: Мт 21:13 кә аңлатманы кара.
-