Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Марк 12:29
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 29 Гайсә болай дип җавап бирде: «Иң мөһиме мондый: „Тыңла, Исраи́л, безнең Аллаһыбыз Йәһвә* — бердәнбер Йәһвә,*

  • Марк 12:29
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 29 Гайсә болай дип җавап бирде: «Иң мөһиме мондый: „Тыңла, Исраил, безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә,

  • Марк. Аңлатмалар. 12 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 12:29

      Тыңла, Исраил: Кн 6:4, 5 тән китерелгән бу өземтә Маттай һәм Лүктәге параллель хәбәрләрдәге өземтәләрдән зуррак. Ул Канунның «Шма» дип атала башлаган өлешенең кереш сүзләрен үз эченә алган. Сн 15:37—41; Кн 6:4—9; 11:13—21 дән алынган бу өлеш асылда яһүдләрнең иман догасына тиң. «Шма» дигән исем еврей телендәге Кн 6:4 нең шема́ (мәгънәсе «Тыңла!; Ишет!») дигән беренче сүзеннән алынган.

      безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә: Яки «Йәһвә безнең Аллаһыбыз; Йәһвә бердәнбер» я «Йәһвә безнең Аллаһыбыз; бер Йәһвә бар». Монда өземтә итеп китерелгән Кн 6:4 тә еврей телендә «бердәнбер» сүзе билгеле бер затның я нәрсәнең уникаль, тиңдәшсез я бер генә булуын аңлатырга мөмкин. Йәһвә бер генә хак Аллаһы; бер ялган илаһны да аның белән чагыштырып булмый (2Иш 7:22; Зб 96:5; Иш 2:18—20). Канун китабында Муса исраиллеләрнең Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга тиеш булуларын исләренә төшергән. Алар төрле илаһлар белән алиһәләргә табынган тирә-яктагы халыкларга иярергә тиеш булмаган. Шушы ялган илаһларның кайберләре билгеле бер табигать көчләре белән идарә итә дип ышанганнар. Бүтәннәрен исә аерым бер илаһның гәүдәләнешләре дип санаганнар. «Бердәнбер» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе шулай ук бердәм булуны һәм максат белән эшнең бер-берсенә туры килүен белдерә. Йәһвә Аллаһы үз ниятендә һәм эшләрендә үзгәрүчән һәм эзлексез түгел. Киресенчә, ул һәрвакыт тугры, эзлекле, ышанычлы һәм хак. Мк 12:28—34 тә китерелгән әңгәмә бар өч синоптик Яхшы хәбәрләрдә очрый, әмма Марк кына «Тыңла, Исраил, безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә» дигән кереш сүзләрне керткән. Йәһвәнең бердәнбер булуы турындагы бу сүзләрдән соң Аллаһыны яратырга дигән әмер бара. Бу Аллаһыга гыйбадәт кылучыларның аңа карата яратуы шулай ук бүленмәгән булырга тиешлеген күрсәтә.

      Йәһвә... Йәһвә: Кн 6:4 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефеннән торган исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә ике тапкыр очрый. (Б кушымт. кара.)

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу