-
Марк. Аңлатмалар. 12 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
тулаем яндыру корбаннардан: Грек сүзе холока́утома («тулаем» дигәнне аңлаткан хо́лос һәм «яндыру» дигәнне аңлаткан ка́йо сүзләреннән килеп чыккан) Мәсихче Грек Язмаларында өч мәртәбә генә: монда һәм Ев 10:6, 8 дә очрый. Бу төшенчә Септуагинтада утта тулысынча яндырылган корбаннарны аңлаткан еврей сүзен тәрҗемә итәр өчен кулланылган. Андый корбаннарның бер өлешен дә гыйбадәт кылучылар ашамаган, ә аны тулысынча Аллаһыга корбанга китергән. Бу грек сүзе Септуагинтада 1Иш 15:22 һәм Һш 6:6 да очрый, һәм канунчы, Гайсә белән сөйләшкәндә, бу шигырьләрне күздә тоткандыр (Мк 12:32). Образлы «яндыру корбаны» буларак, Гайсә үзен тулаем, тулысынча биргән.
-