-
Марк 13:4Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
4 «Болар кайчан булачак, һәм моның барысының ахыры якын икәнен без нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче».
-
-
Марк. Аңлатмалар. 13 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
ахыры якын: Шулай итеп синтеле́йо дигән грек фигыле тәрҗемә ителгән. Бу фигыль синте́лейа (мәгънәсе «бер үк вакыттагы ахыр; берләшкән ахыр; бергә тәмамлау») дигән грек исеме белән тамырдаш һәм параллель хәбәрдә Мт 24:3 тә очрый. (Грек сүзе синте́лейа шулай ук Мт 13:39, 40, 49; 28:20; Ев 9:26 да очрый.) Бу «ахыр» билгеле бер чорга карый; ул чорда билгеле бер вакыйгалар җыелмасы Мк 13:7, 13 тә искә алынган тулы «ахырга» китерәчәк. Бу шигырьләрдә те́лос дигән башка грек сүзе кулланыла. (Мк 13:7, 13 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)
-