-
Марк 14:1Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
14 Ике көннән соң Паса́х һәм Төче икмәк бәйрәме буласы иде. Баш руханилар белән канунчылар Гайсәне хәйлә корып кулга алу һәм үтерү әмәлен эзли иделәр.
-
-
Марк. Аңлатмалар. 14 нче бүлек.Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Ике көннән соң: Мк 14:1, 2 дә сурәтләнгән вакыйгалар 12 нисанда булган; бу шигырьдә әйтелгәнчә, Пасах (14 нисанда; Мт 26:2 гә аңлатманы кара) һәм Төче икмәк бәйрәме (15—21 нисанда; сүзлекне кара) ике көннән соң буласы иде. (А7, Ә12, Ә15 кушымт. һәм Мк 14:3, 10 га аңлатмаларны кара.)
-