-
Лүк 2:49Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
49 Гайсә исә аларга: «Сез мине нигә эзләдегез? Атам йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә?» — дип әйтте.
-
-
Дөнья өчен чын яктылык«Гайсә бәян иткән Яхшы хәбәр» (видеофрагментлар)
-
-
12 яшьлек Гайсә гыйбадәтханәдә (gnj 1 1:04:00—1:09:40)
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 2 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Гайсә исә аларга... [...] дип әйтте: Гайсәнең мондагы сүзләре — аның Изге Язмаларда язылган беренче сүзләре. Яшүсмер чагында Гайсә, күрәсең, үзенең җиргә килгәнчегә кадәрге тормышы турында белеп бетермәгән. (Мт 3:16; Лк 3:21 гә аңлатмаларны кара.) Шулай да, күрәсең, мондый нәтиҗә ясау акыллы булыр иде: аның анасы һәм үги атасы фәрештәләр күренгән вакытта әйткән сүзләрне, шулай ук Гайсә туганнан соң 40 көн үткәч, Иерусалимга килгән вакытта Шимон белән Ханнаның пәйгамбәрлекләрен аңа сөйләп биргән (Мт 1:20—25; 2:13, 14, 19—21; Лк 1:26—38; 2:8—38). Гайсәнең җавабы шуны күрсәтә: ул үзенең могҗизалы рәвештә туганын һәм күктәге Атасы Йәһвә белән аерым шәхси мөнәсәбәткә ия булганын берникадәр дәрәҗәдә аңлаган.
Атам йортында булырга тиешлегемне: «Атам йортында» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз «Атамның [нәрсәләрендә]» дигәнне аңлата. Контекст күрсәткәнчә, Йосыф белән Мәрьям Гайсәнең кайда булуы турында борчылган, шуңа күрә бу сүзләр берәр урынга, ягъни «Атам йортына [«яшәү урынына; ишегалларына»]» күрсәткән дип аңлау акылга ятышлы (Лк 2:44—46). Соңрак үзенең хезмәте вакытында Гайсә гыйбадәтханәне ачык итеп «Атамның йорты» дип атаган (Ях 2:16). Әмма кайбер белгечләр уйлаганча, бу сүзтезмәне шулай ук киңрәк тә аңлап була: «Мин Атамның нәрсәләре турында уйларга [яки «белән мәшгуль булырга»] тиеш».
-