-
Лүк 4:29Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
29 Алар торып бастылар да Гайсәне шәһәрдән алып чыгып киттеләр. Алар аны, төртеп төшерер өчен, шәһәр салынган тауның кырыена алып килделәр.
-
-
Лүк 4:29Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
29 Алар торып бастылар да, Гайсәне шәһәрдән алып чыгып киттеләр. Алар аны, төртеп төшерер өчен, шәһәр салынган тауның кырыена алып килделәр.
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 4 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
төртеп төшерер өчен: Яһүдләрнең соңрак Талмудта язылган бер гореф-гадәте буенча, хөкем ителгән кешене кайчак текә ярдан төртеп төшергәннәр, ә аннары, аның үлгәненә бер шик тә калмасын өчен, аның өстенә ташлар атканнар. Насарадагы кеше төркеме шулай эшләргә теләгәнме, юкмы — билгесез, әмма алар Гайсәне, һичшиксез, үтерергә теләгән.
-