-
Лүк 8:3Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
3 Һиру́д йортында идарә итүче Хузасның хатыны Яһнә́, Суса́нна һәм башка күп хатыннар. Алар Гайсәгә һәм аның рәсүлләренә үзләренең булганнарын бүлешеп хезмәт итә иделәр.
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 8 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Хузаның: Һируд Антипа йортында идарә итүче; ул, күрәсең, өй эшләрен күзәткән.
Яһнә: Бу Йәһухәнан дигән еврей исеменең кыскартылган хатын-кыз җенес формасы. Бу исемнең мәгънәсе «Йәһвә илтифат күрсәтте; Йәһвә шәфкатьле булды». Яһнә Гайсә савыктырган хатын-кызларның берсе булган. Ул Мәсихче Грек Язмаларында ике тапкыр гына, Лүкнең Яхшы хәбәрендә генә искә алына (Лк 24:10).
Гайсәгә һәм аның рәсүлләренә... хезмәт итә иделәр: Яки «Гайсәгә һәм аның рәсүлләренә... ярдәм итә (тәэмин итә) иделәр». Монда кулланылган грек сүзе диаконе́о башкаларның физик ихтыяҗларын кайгыртуны: ризык сатып алу, пешерү, өстәл әзерләү һәм башка шундыйларны аңлатырга мөмкин. Бу сүз шул ук мәгънәдә Лк 10:40 та («бөтен эш»), Лк 12:37; 17:8 дә («хезмәт итү») һәм Рс 6:2 дә («ризык өләшү») кулланыла, ләкин ул моңа охшаш башка хезмәтләрне дә аңлатырга мөмкин. Монда ул 2 нче һәм 3 нче шигырьләрдә искә алынган хатыннарның Гайсәгә һәм аның шәкертәләренә, Аллаһы биргән йөкләмәләрен үтәсеннәр өчен, ничек ярдәм иткәнен сурәтли. Шулай эшләп, бу хатыннар Аллаһыны данлаган. Аллаһы исә рәхмәт йөзеннән Изге Язмаларда аларның юмартлыгы турындагы хәбәрне, бар киләчәк буыннарга укыр өчен, саклап калган (Гс 19:17; Ев 6:10). Шул ук грек сүзе Мт 27:55; Мк 15:41 дә искә алынган хатыннарга карата кулланыла. (Лк 22:26 га аңлатманы кара; анда диа́конос дигән тамырдаш исем карала.)
-