-
Лүк 8:21Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
21 Ләкин ул аларга: «Минем әнием һәм энеләрем — Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр»,— дип җавап бирде.
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 8 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Минем әнием һәм энеләрем: Монда Гайсә үзенең рухи кардәшләрен — шәкертләрен — үзенең кан кардәшләреннән аера; Гайсәнең кайбер энеләре, күрәсең, аңа иман итмәгән (Ях 7:5). Үзе һәм туганнары арасындагы бәйләнешләрнең никадәр кадерле булуына карамастан, ул үзенең Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр белән мөнәсәбәте күпкә кадерлерәк икәнен күрсәтә.
-