-
Лүк 9:60Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
60 Ләкин Гайсә аңа болай дип җавап бирде: «Үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен, ә син бар һәм бөтен җирдә Аллаһы Патшалыгын игълан ит».
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 9 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен: Лк 9:59 га аңлатма күрсәткәнчә, Гайсә белән сөйләшкән кешенең атасы әле үлмәгән, ә, күрәсең, авыру я карт булган. Шуңа күрә Гайсә, мөгаен, болай ди: «Рухи яктан үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен», ягъни ул кеше Гайсәгә иярергә карарын кичектерергә тиеш булмаган, чөнки башка туганнары атасын, ул үлгәнче, кайгырта алган. Гайсә артыннан барып, ул Аллаһы алдында рухи яктан үле булган кешеләр арасында булмас иде, ә мәңгелек тормыш юлына басар иде. Үзенең җавабында Гайсә шуны күрсәтә: Аллаһы Патшалыгын тормышта беренче урынга кую һәм аның турында бөтен җирдә вәгазьләү рухи яктан исән калу өчен мөһим.
-