-
Лүк 11:2Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
2 Ул аларга болай дип әйтте: «Дога кылганда болай диегез: „Атабыз, исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен.
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 11 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Дога кылганда, болай диегез: Бу сүзләрдән соң 2ә—4 нче шигырьләрдә китерелгән догада үрнәк доганың төп фикерләре чагыла; аңа Гайсә якынча 18 ай элек Таудагы вәгазендә өйрәткән (Мт 6:9ә—13). Шунысы игътибарга лаек: Гайсә бу доганы сүзгә-сүз әйтеп бирмәгән һәм моның белән бу доганы, аның мәгънәсен аңламыйча, яттан кабатларга кирәкми икәнен күрсәткән. Шулай ук Гайсә һәм аның шәкертләре соңрак кылган догаларында үрнәк догадагы сүзләр я сүзтезмәләрне төп-төгәл кабатламаган.
исемең: Мт 6:9 га аңлатманы кара.
изге ителсен: Мт 6:9 га аңлатманы кара.
Синең Патшалыгың килсен: Мт 6:10 га аңлатманы кара.
-