-
Лүк 11:4Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
4 Безнең гөнаһларыбызны кичер, чөнки без дә үзебезгә бурычлы һәркемне кичерәбез. Һәм безгә вәсвәсәгә бирешмәскә булыш“».
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 11 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
үзебезгә бурычлы һәркемне: Яки «безгә каршы гөнаһ кылган һәркемне». Берәр кеше башка берәүгә каршы гөнаһ кылганда, образлы итеп әйткәндә, аңардан бурычка ала, ягъни аңа бурычлы була, һәм шуңа күрә аның кичерүен эзләргә тиеш. Таудагы вәгазендә өйрәткән үрнәк догада Гайсә гөнаһларыбыз сүзе урынына «бурычларыбыз» дигән сүзне кулланган. (Мт 6:12 гә аңлатманы кара.) Кичер дип бирелгән грек сүзенең сүзгә-сүз мәгънәсе «җибәрү», ягъни бурычны, аны кайтаруны таләп итмичә, бәхилләү.
Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш: Мт 6:13 кә аңлатманы кара.
-