-
Лүк 11:42Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
42 Кайгы сезгә, фарисейлар, чөнки сез бөтнекнең, рутаның һәм башка төрле яшелчәнең уннан бер өлешен бирәсез, ә Аллаһының гаделлеген һәм мәхәббәтен кире каккансыз! Сезгә боларны да үтәргә, канунның калган өлешләрен дә кире какмаска кирәк иде.
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 11 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
бөтнекнең, рутаның һәм бакчадагы башка төрле яшелчәнең уннан бер өлешен: Муса кануны буенча, исраиллеләр бар уңышларының гошерен, ягъни уннан бер өлешен, түләргә тиеш булган (Лв 27:30; Кн 14:22). Канунда бөтнек һәм рута кебек үләннәрнең уннан бер өлешен түләргә кирәк дип аермачык әйтелмәсә дә, Гайсә бу йолага каршы чыкмаган. Ул канунчылар белән фарисейларны Канунның әллә ни әһәмиятле булмаган күрсәтмәләренә игътибарларын биреп, Канунның төп принципларын игътибарсыз калдырганнары өчен шелтәләгән. Алар гаделлеккә һәм Аллаһыны яратуга игътибар бирмәгән. Гайсә, соңрак охшаш сүзләр әйткәндә, бөтнек, укроп һәм ак әнисне искә ала (Мт 23:23).
-