-
Лүк 12:29Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
29 Шуңа күрә, ни ашарбыз, ни эчәрбез дип, бүтән кайгырып йөрмәгез.
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 12 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
бүтән кайгырып йөрмәгез: Яки «борчылудан туктагыз». Грек сүзе метеори́зомаи Мәсихче Грек Язмаларында монда гына очрый. Классик грек телендә аның мәгънәсе «югары күтәрү; асылынып тору» булган; ул хәтта шул мәгънәдә диңгездәге дулкыннар ыргыткан корабларга карата кулланылган. Бу контекстта исә ул образлы кулланыла һәм шикләр белән борчылу аркасында бәргәләнү я тынычсызлану дигәнне аңлата, әйтерсең лә кешене дулкыннар ыргыта.
-