-
Лүк 12:42Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
42 Гайсә болай диде: «Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшеп торыр өчен, Хуҗа тарафыннан башка хезмәтчеләргә башлык итеп куелачак ышанычлы һәм акыллы идарәче кем соң?
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 12 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
башка хезмәтчеләргә: Яки «йорт хезмәтчеләренә». Мт 24:45 тә кулланылган «өйдәге хезмәтчеләр» (грекча ойкете́йа) төшенчәсе кебек, бу төшенчә (грекча терапе́йа) хуҗа өендә эшләгән бар кешеләргә карый. Лүк классик грек телендә киң кулланылган төшенчәне куллана һәм аның мәгънәсе Маттай кулланган төшенчәнең төп мәгънәсенә туры килә. Лүкнең бу төшенчәне куллануы аның алган белемен һәм табиб булганын чагылдырадыр.
акыллы: Яки «зирәк». Монда кулланылган грек сыйфаты фро́нимос аң-зиһен, алдан күрүчәнлек, аера белү, уйлап эш итүчәнлек һәм зирәклек кулланып, аңлап эш итүне аңлата. Лүк шушы сүзнең бер формасын Лк 16:8 дә куллана. Анда ул «тапкыррак» дип бирелгән. Шул ук грек сүзе Мт 7:24; 25:2, 4, 8, 9 да кулланыла. Септуагинтада бу сүз Яр 41:33, 39 да Йосыфка карата кулланыла.
идарәче: Яки «йорт хуҗалыгын алып баручы». Монда кулланылган грек сүзе ойконо́мос хезмәтчеләр өстеннән куелган, әмма үзе дә хезмәтче булган кешене күрсәтә. Борынгы заманнарда андый хезмәтне еш кына ышанычлы хезмәтче башкарган, һәм аңа хуҗаның бар милке ышанып тапшырылган булган. Шуңа күрә бу бик җаваплы вазифа булган. Ибраһимның «үзенең бөтен милке өстеннән куелган» хезмәтчесе шундый идарәче, ягъни йорт хуҗалыгын алып баручы булган (Яр 24:2). Яр 39:4 тән күренгәнчә, шуны ук Йосыф турында да әйтеп була. Гайсәнең мисалында «идарәче» сүзе берлек формасында кулланыла, әмма бу шушы идарәче аерым бер кешене генә күрсәткән дигәнне аңлатмый. Изге Язмаларда берәр исемнең берлек формасы кулланылып, җыелма образны күрсәткән мисаллар аз түгел. Мәсәлән, Йәһвә Исраил халкына мөрәҗәгать итеп, болай дигән: «Сез минем шаһитләрем [күплек сан]... әйе, син минем сайланган хезмәтчем [берлек сан]» (Иш 43:10). Бу мисалда да идарәче турында җыйма мәгънәдә әйтелә. Мт 24:45 тә язылган охшаш мисалда бу идарәче «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дип атала.
-