-
Лүк 13:7Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
7 Шунда ул йөзем үстерүчегә: „Менә инде өч ел мин шушы инҗир агачының җимешен эзләргә киләм, ләкин таба алмыйм. Чабып ташла аны! Ни өчен ул юкка гына урын алып тора?“ — дигән.
-
-
Лүк 13:7Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
7 Шунда ул йөзем үстерүчегә: „Менә инде өч ел мин шушы инҗир агачының җимешен эзләргә киләм, ләкин таба алмыйм. Чабып ташла аны! Ни өчен ул юкка гына урын алып тора?“ — дигән.
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 13 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
өч ел: Чыбыкчалардан үстерелгән яңа инҗир агачлары гадәттә ике-өч ел эчендә ким дигәндә берничә инҗир бирә. Бу мисалны сөйләгәндә, Гайсә инде якынча өч ел хезмәт иткән булган һәм бу, күрәсең, мисалда искә алынган өч елга туры килә. Якынча өч ел Гайсә яһүдләрдә иман үстерергә тырышкан. Әмма чагыштырмача азлар гына шәкертләр булып киткән һәм аның эшенең җимешләре дип санала алган. Хәзер, үз хезмәтенең дүртенче елында, ул тагы да күбрәк тырышлыклар куя. Яһүдия һәм Переядә вәгазьләп һәм өйрәтеп, Гайсә яһүд халкын символлаштырган инҗир агачының тирәсен казып, тирес сала дип әйтеп була. Шулай да яһүдләрнең азы гына аны кабул иткән. Шуңа күрә яһүдләрне халык буларак юк ителү көткән.
-