-
Лүк 21:19Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
19 Җаннарыгызны чыдамлыгыгыз белән коткарырсыз.
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 21 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Җаныгызны... коткарырсыз: Яки «җаныгызны (тормышыгызны)... алырсыз». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән психе́ дигән грек сүзенең мәгънәсе контекстка карап билгеләнә. (Сүзлетән «Җан» кара.) Ул еш кына кешенең хәзерге я булачак тормышын аңлата. Бу контекстта аны «булачак тормышыгыз» я «чын тормышыгыз» дип тәрҗемә итеп була.
чыдамлыгыгыз: Грек исеме хипомоне́ Изге Язмаларда кыюлык, ныклык һәм сабырлык тулы «чыдамлылыкны» күрсәтер өчен кулланыла. Андый чыдамлылык ярдәмендә кеше, киртәләр, эзәрлекләүләр, сынаулар я вәсвәсәләргә очраганда, өметен югалтмый. «Нык калу» дип тәрҗемә ителгән тамырдаш грек фигыле хипоме́но сүзгә-сүз «астында (тору) калу» дигәнне аңлата. Ул еш кына «качу урынына калу; ныклык белән кичерү; түзә алу; нык тору» мәгънәсендә кулланыла (Мт 10:22; Рм 12:12; Ев 10:32; Яг 5:11).
-