-
Лүк 23:46Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
46 Шунда Гайсә каты тавыш белән: «Әти, үз рухымны синең кулыңа тапшырам»,— дип кычкырды. Моны әйткәннән соң, ул үлде.
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 23 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
үз рухымны... тапшырам: Гайсә монда Зб 31:5 тән өземтә китерә; анда Давыт Аллаһыдан үзенең рухын, ягъни тормыш көчен, саклавын сорый. Андый сүзләр белән ул үз тормышын Аллаһы кулына биргәнен күрсәткән. Үлеп барганда Гайсә үзенең тормыш көчен Йәһвәгә ышанып тапшырган; шулай итеп аның киләчәктә яшәргә өмете тулысынча Аллаһыдан торган. (Сүзлекне кара.)
үлде: Монда кулланылган экпне́о (сүзгә-сүз «сулыш чыгару») дигән грек фигылен «соңгы сулыш алды» дип тә тәрҗемә итеп була. (Мт 27:50 гә аңлатманы кара.) Изге Язмаларда ачык итеп күрсәтелгәнчә, Гайсәнең рухы чыккач, Гайсә күккә күтәрелмәгән. Ул үлгән, ягъни соңгы сулыш алган. Гайсә үзе «өченче көн» килеп җитмичә үледән терелтелмәячәге турында алдан әйткән булган (Мт 16:21; Лк 9:22). Һәм, Рс 1:3, 9 күрсәткәнчә, ул күккә 40 көннән соң гына күтәрелгән.
-