-
Лүк 24:44Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
44 Аннан соң ул аларга болай диде: «Мин әле сезнең белән бергә булган чакта сезгә Муса Канунында, пәйгамбәрләр китапларында һәм Мәдхияләр китабында минем хакта язылганнарның барысы да тормышка ашарга тиеш дип сөйләгән идем».
-
-
Лүк. Аңлатмалар. 24 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Муса канунында, пәйгамбәрләр язмаларында һәм Зәбур китабында: Гайсә, күрәсең, монда Аллаһы тарафыннан рухландырылган бөтен Еврей Язмаларын яһүдләр кабул иткәнчә һәм аларга билгеле булганча бүлгән. «Канун» (еврейчә Тора́) бу Изге Язмаларның Яратылыштан алып Канунга кадәрге китаплары. «Пәйгамбәрләр язмалары» (еврейчә Невии́м) Еврей Язмаларының пәйгамбәрлек китапларын, шул исәптән Элекке пәйгамбәрләр дип аталган китапларны (Йошуадан алып Патшаларга кадәрге китаплар) аңлата. «Зәбур китабы» өченче өлешне күрсәтә; анда Еврей Язмаларының калган китаплары керә, һәм ул Язмалар, ягъни еврейчә Кетуви́м, дип атала. «Зәбур китабы» өченче өлешнең беренче китабы булганга, ул өлеш шулай дип атала. Еврей Язмаларының яһүдләрчә исеме «Танах» шушы өч өлешнең исемнәренең беренче хәрефләреннән килеп чыккан («ТаНаХ»). Гайсәнең бу өч төшенчәне куллануы шуны күрсәтә: Еврей Язмаларының каноны, Гайсә җирдә булганда, инде төзелгән булган, һәм ул аны хуплаган.
-