Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 2:13
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 13 Яһүдләрнең Паса́х бәйрәме+ якынлашып килә иде, һәм Гайсә Иерусалимга күтәрелде.

  • Яхъя 2:13
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 13 Яһүдләрнең Паса́х бәйрәме якынлашып килә иде, һәм Гайсә Иерусалимга күтәрелде.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 2 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 2:13

      Пасах бәйрәме: Гайсә үзенең вәгазьләү эшен б. э. 29 елының көзендә суга чумдырылганнан соң башлаган, шуңа күрә аның хезмәтенең башында искә алынган бу Пасах бәйрәме б. э. 30 елының язында үткәрелгән Пасах булгандыр. (Лк 3:1 гә аңлатманы һәм А7 кушымт. кара.) Дүрт Яхшы хәбәрне чагыштыру күрсәткәнчә, Гайсәнең җирдәге хезмәте вакытында дүрт Пасах бәйрәме үткәрелгән булган, һәм моннан аның хезмәте өч ярым ел дәвам иткән дигән нәтиҗә ясап була. Маттай, Марк һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә (еш кына синоптик Яхшы хәбәрләр дип атала) Гайсә үз үлеме алдыннан үткәргән соңгы Пасах бәйрәме генә искә алына. Яхъяның хәбәрендә өч Пасах бәйрәме аермачык искә алына (Ях 2:13; 6:4; 11:55), ә дүртенчесе, күрәсең, Ях 5:1 дә «яһүдләрнең бер бәйрәме» дип атала. Бу, Гайсәнең тормышы турында тулырак белер өчен, Яхшы хәбәрләрне чагыштырырга кирәк икәнен ассызыклый. (Ях 5:1; 6:4; 11:55 кә аңлатмаларны кара.)

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу